Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек табыш китерүен дәвам итсен

Терлекчелек — авылны яшәтә, эшле һәм ашлы итә торган тармак

Терлекче хезмәте — авылда иң авыр эшләрнең берсе дисәм дә ялгышмам. Бу хезмәт кешедән нәтиҗәле эшләүне һәм чыдамлык таләп итә. «Активист» хуҗалыгында вакыт белән сыналган, үз эшләрен биш бармаклары кебек белгән осталар эшли. Бүгенге язмабыз әлеге хуҗалыкның терлекчелек тармагы һәм анда хезмәт куючылар турында.
«Активист» хуҗа-лыгына кайчан гына килсәк тә биредә гел нәрсәдер төзегән, үзгәр-теп корган чакларына туры киләбез. Улисьял фермасында ерактан ук күренеп тора торган санпропускник барлыкка килгән, бу исә, терлекләрне кайгырту, ирешелгән нәтиҗәләрне саклап, алга карап эшләү алымы. Биредә замана белән бергә атларга, яңача технологияләр кулланып эшләргә, җитештерелә торган сөт һәм ит күләмен арттыруга таба максатчан эш алып баралар. Хуҗалыкның терлекчелек тармагы белән баш зоотехник Александр Семенов таныштырып узды.


— Һәр хуҗалык ел башыннан үзенә һәрбер юнәлеш буенча план ала — сөт һәм ит җитештерү, бозау алу буенча. 2024 елда сезнең хуҗалыкта бу планнар үтәлдеме?
— Әйе, һәрбер елны без үз алдыбызга планнар куеп эшлибез. Алар безгә алга барырга, бер урында таптанмаска да ярдәм итә. Узган ел сөт саву буенча планны 118 % итеп үтәдек, итнеке — 105 %. Бозау алу да әйбәт. Әлбәттә, һәр юнәлештә үз эшләрен белеп, төгәл эшләүчеләр булмаса, мондый нәти-җәләргә ирешеп булмас иде. Хуҗалыгыбызда эшләүчеләр арасында озак еллардан бирле хезмәт куючылар да, соңгы елларда килеп кушылучылар да бар. Кадрларга кытлык юк дип әйтә алмыйм, алай да булган кешеләребез белән көндәлек нәтиҗәле эш башкарылып барыла. 
— Саша, терлекчелек тармагында соңгы елларда барган төзелешләрне әйтеп узыгызчы?
— Бу тармакта гел ниндидер төзелеш эшләре, реконструкцияләр эшләнеп тора. Бүгенге көндә Улисьял фермасында санпропускник әзер булып килә. Улисьял фермасы территориясендә дә, Дорганыкында да территория коймалап алынды. Бруцеллез һәм башка йогышлы авырулар фермалар территориясенә үтеп кермәсен өчен саклану чараларын тулысынча сак-ларга тырышабыз. Бер абзарга реконструкция ясадык, элек андагы терлекләр сип белән торсалар, хәзер исә, иректә. Яңадан өстәп бозау абзары төзелә башлады. Терлек саны арту сәбәпле, аларга су җитми башлагач, яңа скважина бурить иттердек. Терлек азыгы өчен траншеялар санын да арттырдык, яңалар эшләнде. Әлеге эшләрнең башында төзелеш бригадиры Валерий Шамов тора. Аның бригадасында бар эшкә дә булдыра торган Юрий Андреев бар. 
— Терлек азыгы турында сүз чыккан икән, аның хакында да сөйләшеп алыйкчы...
— Узган ел терлек азыгы бик мулдан булды, ике еллык запас белән туплый алдык. Сыйфаты да бик яхшы. Терлекләрдән мул сөт алыйм дисәң, бозаулар әйбәт артым белән барсыннар дисәң, иң мөһиме азыкның сыйфатлы булуы бит инде. Шуңа без моңа зур игътибар итәбез, үзебез әзерләгәнен генә түгел, читтән кайтканын да тикшерәбез. Һәр төр терлек үзенә махсус төзелгән рацион белән туклана. Бездә азык цехы юк, комбикорма цехы гына бар. Трактор терлек азыгын базда төягәннән соң комбикорма цехына керә, аннан тиешенчә һәрбер кушылма салынып, миксерда болгатыла. Улисьялда фермаларга азыкны Вениамин Дмитриев кертә, ә баздан Геннадий Кугергин төяп тора. Аларга Алексей Васильев ярдәм итеп тора. Шушы ук урында тегермәнчебез хакында да әйтеп узасым килә, ул Артем Максютов. Яшь кенә булуына да карамастан, бик тырыш егет. 
— Хуҗалык буенча алып караганда күпме терлегегез бар? Фермаларда кемнәр хезмәт куя?
— Гомуми терлекләр саны 2000 баш. Шуның 800е савым сыерлары. Доргада безнең сыерлар һәм үгезләр, Улисьялда бозаулар, таналар, сыерлар тора. Улисьял фермасында мөдир булып Фәрит Җәләев эшли. Аның җитәкли торган коллективы зур. Аңлашып эшләп, матур нәтиҗәләргә дә ирешеп киләләр. Жанна Андреева, Серафима Кугергина, Наталья Шубникова, Валентина Изергина, Нина Дмитриева, Зина Федорова, Маргарита Федорова, Светлана Емельянова, Юлия Иванова, Юлия Изергина, Светлана Кугергина, Лида Дмитриева сыер савуда хезмәт куялар. Биредә мегаферма төзелгәч, сыерлар көнгә өч тапкыр савыла башлады, бу исә савылган сөт күләме артуга да зур йогынты ясады. Һәм бүгенге көндә без көндәлек 15 тонна тирәсе сөт савып барабыз. Операторлар Фәрит Җиһаншин, Нина Васильева һәм Радик Кугергин. 
Терлек караучылар — Люция Соловьева, Валентина Кугергина, Людмила Изергина һәм Эльвира Васильева. Бозаулату бүлегендә Олег Изергин, Людмила Данилова, Елена Иванова хезмәт куя. Малларның сәламәтлек сагында Александр Караваев тора, аңа ярдәм итеп торучы ветфельдшерлар да бар, алар — Йолдыз Чулпанова белән Людмила Максютова. Люда ул эшеннән тыш, осеменатор булып та эшли. Селекционер эшен Римма Низамова алып бара. Бригадирыбыз — Шамил Газизов. Тирес чыгару эше тракторчыга йөкләнгән, анда Валерий Соловьев хезмәт куя. Терлекләрне куып торучылар — Максим Иванов, Станислав Данилов белән Иван Изергин. Каравылчылар Олег Соловьев белән Сергей Соловьев. Барлык җиһазлар да тиешенчә эшләсен өчен электрчы Андриян Соловь-ев тырышып хезмәт куя. 
Тояк авыруына каршы көрәшү өчен елга ике тапкыр шушы юнәлештә эшли торган белгеч чакыртып торабыз. Шуңа да тояк авыруы проблемасы зур димәс идем. Браковкага киткән сыерлар буенча алып карасак, тояк белән бәйлеләре гомуми санның яртысын тәшкил итә. 
Дорга фермасына килгәндә, биредә көндәлек 6 тонна сөт савыла. Ферма мөдире булып Нина Чумакова хезмәт куя. Сыер савучылар — Маруся Газизова, Светлана Афанасьева, Энҗе Рябчикова, Ольга Тургенева, Анна Тургенева, Зөлфия Ефремова, Сания Петухова һәм Анжелла Петрова. Операторлар хезмәтен Родион Волков белән Леонид Васильев башкара, лаборант булып Руслан Андреев эшли. Тирес чыгаручылар Славик Петров һәм Игорь Губанов. Тирес түгүдә Петр Романов хезмәт куя. Терлекчеләр — Валентина Сафиуллина, Олег Камаев һәм Миләүшә Садыйкова. Терлек азыгын Рафис Сафиуллин белән Рамил Иванов кертәләр. Аларга булышып йөрүче — Виталий Шакаев. Каравылда торучылар — Мәхмүт Гыйләҗев белән Валерий Шакаев. 

— Саша, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
— Якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, мин барлык гүзәл затларны ихластан котлыйм. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев