Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Техника да саклауга мохтаҗ

Кыр эшләре тәмамланып, кышка керер алдыннан барлык хуҗалыкларда да техниканы саклауга куялар, машина-трактор паркларында тәртип урнаштыралар һәм киләсе язда басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерү эшләре башлана

Игенче, шофер-механи-заторларның хезмәте шундый инде, ел әйләнә аларны машина-трактор паркында, техника янында очратасың. Көзге кыр эшләре тәмамлануга, ул алдагы елныкына әзерлек күрә башлый. Эштән бушаган комбайн, трактор, йөк машиналарын ГОСТ таләпләренә туры китереп саклауга куялар. Тырма, культиватор, чәчкеч һәм башка тагылма агрегатлар да төзекләндерү өчен чиратка куела. Район хуҗалыкларында бу юнәлештә эшләр ничек барганын махсус төзелгән комиссия тикшереп чыкты.

 

Соңгы тикшерелгән хуҗалыклар – «Борнак», «Маяк» һәм «Кызыл юл». Комиссия  машина-трактор паркларында булып, техниканың саклауга куелышын, дефектовка үткәрүне, хезмәтне саклауның торышын һәм көзге-кышкы чорда авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү өчен нинди эш шартлары тудырылуын карады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев әйтүенчә, хуҗалыкларның күпчелеге техниканы кышкы саклауга кую эшләрен кыска срокта тәмамлаган. Алар – «Труд», «Арбор», «Кызыл юл», «Борнак», «Активист», «Кама», «Бөрбаш», «Сосна», «Татарстан», «Дуслык», «Маяк». Калган хуҗалыкларның бу юнәлештә эшләнеп бетерәсе эшләре бар әле.

 

Соңгы тикшерелгән өч хуҗалыкта да эшләр тиешенчә оештырылган. «Борнак»лыларның гараж территориясенә килеп керүгә үк иң беренче күзгә ташланганы – рәтләп тезеп куелган тракторлар. Инде парк территориясенә үткәч тә тиешле таләпләр буенча урнаштырылган төрле авыл хуҗалыгы техникалары, комбайннар каршы ала. Дөрес, соңгылары ябулы җирдә сакланмый. Гомумән алып әйткәндә, биредә техника сакланышына, кешегә эш шартлары тудыруга җаваплы карыйлар. Чиратта «Маяк» җәмгыяте. Биредә дә инде барлык авыл хуҗалыгы машиналары махсус урынга урнаштырылган. Комбайннар да ябулы бинада. «Кызыл юл»лыларның да эшләре гөрләгән вакытка туры килдек. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау цехында чәчкеч төзекләндерәләр иде, паркта механизаторлар агрегатларның шлангаларын пакет белән төрәләр, майлыйлар. Биредә дә бар җирдә тәртип хөкем сөрә.

«Борнак»

– Бүгенге көндә барлык техника, агрегатлар кышкы сакланышка куелып бетте. Тырма, күлти, сзп чәчкечләре ремонтланып куелды. Яңа елдан соң калган агрегатлар каралачак. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау цехында Салих Галимҗанов белән берлектә Герман Коняев, Валерий Горлов, Николай Копаров эшлиләр.

Комбайннар әлегә безнең кышкы сакланышка ябык җиргә урнаштырылмый, ачык һавада торалар. Икенче елга аларга навес ясау планда тора. Ә тракторлар, әлегә ашлык булган бина бушагач, шунда кертеп куелачак, – дип эшләре белән таныштырып узды «Борнак» җәмгыятенең баш инженеры Рәдиф Нәҗипов.

«Маяк»

– Хәзерге көндә безнең күмәк хуҗалыкта паркта эретеп ябыштыручы Рафил Шәйхетдинов, мастер-наладчик Рифат Фатыйхов, гараж мөдире Нияз Хөсәенов, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау-да тракторчылар хезмәт куя. Механизаторларның күбесенә кыш көне эш булмый, шуңа да алар агрегатларны төзекләндерү эшләрен башкаралар. Хәзерге көндә йөк ташу машиналарыннан җиде «КамАЗ», ике «ГАЗ-53», бер бензовоз, бер янгын сүндерү машинасы, ике «УАЗик» бар. Тракторларга килгәндә, алар 28 данә, шуның өчесе зур егәрлекле. Әле шушы атнада гына тагын бер яңа «К-742» тракторы алдык. Аңа чәчү комплексы алу да планда. Болардан тыш, 22 метрлы тырма агрегаты алырга планлаштырабыз, ул яңача – гибкая дип атала. Сигез төрәнле оборотный сука, кукуруз жаткасы алынды, аның белән югалту да бик аз, эшләве бик ошады.

Бүгенге көндә парк территориясендә башкарыла торган эшләргә килгәндә, тырма ремонтының яртысы эшләнгән килеш. Складта ревизия эшләре бара, инвентаризация эшләнелде. Хәзерге көндә гаражда азык тарата торган техникаларга техник күзәтү уздырабыз, терлек азыгы төйи торган техникалар ремонтлана. Киләсе язгы кыр эшләренә безнең агрегатлар белән дә, техникалар белән дә зур ремонтлар күзәтелми. Культиватор ремонтларына килгәндә, чәчү комплексы берьюлы культивация, чәчү, катоклау эшләрен башкарганлыктан, культиваторлар белән эшләү гектарлары кимеде. Әлеге агрегатларның аз кулланылуы сәбәпле, аларның тузуы да кимеде һәм инде ремонт эшләре дә аз кирәк. Катоклар әле яңа. Кукуруз чәчкече икесе дә 2-3 сезон гына эшләгән, аңа да карамастан, яңа чәчкеч тә алырга планлаштырабыз. Агрегатлар барысы да кышкы сакланышка куелды. Комбайннар да шулай ук, алар барысы да түбә астында. Ремонт эшләре һәрберсенә үзвакыты белән ясалып, сезонына кадәр әзерлек сызыгына куелачак. «Туман» агрегаты инде язгы чәчүгә әзерләп куелды, – диде җәмгыятьнең баш инженеры Ренас Нәбиев.

«Кызыл юл»

– Безнең комбайннар – «Акрос», «Клаас Тукано»лар, «Ягуар», «Амазон» чәчкече бар да ябулы җирдә сакланалар. Комбайннарны кышкы сакланышка куяр алдыннан комбайнчылар – Рәфыйк Галеев, Айдар Гайфетдинов, Владислав Анеев, Илфак Гомәров аларны өрдереп, чистартып, юып, кимерүче хайваннарга каршы агулар куеп, тәгәрмәчләрен төрделәр. «Магдон», «КСУ», «Туман» да шулай ук ябулы җиргә урнаштырылды. Барлык агрегатлар да кышкы сакланышка куелды, бу эшләрне Марат Галәлетдинов, Илфак Гомәров, Фәнил Гарифҗанов, Инсаф Вафин, Ришат Рамазанов башкарды. Чәчкечләр язгы чәчүдән соң ук юып, чистартылып куелган иде. Бездә һәрбер комбайнчы, шофер-механизатор үз техникасына зур җаваплылык белән карый. Техникасын гына түгел, эшләгән агрегатларын да ялт итеп юып, төрәсе җирләрен төреп, таләпләргә туры китереп саклауга куялар. Бүгенге көндә чәчкечләр ремонтлана, әлеге эшләрне Айдар Гайфетдинов, Фәнил Гарифҗанов һәм Рәфыйк Галеев эшли. Чәчкечләрне ремонтлап бетергәннән соң чират тырмаларга җитәчәк, аннан инде калган агрегатлар план буенча эшләнәчәк. Егетләргә бик зур рәхмәт сезонны хәвеф-хәтәрсез тәмамлаганнары өчен. Шулай ук Нөнәгәр техника паркында эшләүче алтын куллы егетләр – эретеп ябыштыручы Рәмис Гыйльманов, слесарьлар Варис Фазылҗанов, Рамил Фазылҗановның да хезмәте мактауга лаек, – диде хуҗалыкның парк мөдире Наил Дәүләтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев