Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Техника төзеклеге — иминлек нигезе

Узган атнада «Труд» хуҗалыгында язгы кыр эшләре алдыннан транспортларның техник төзеклеген тикшерү чарасы булып узды һәм ул күрсәтмә эш булып торды.

Бу көнне «Труд»ка район авыл хуҗалыкларының баш инженерлары, хезмәтне саклау инженерлары, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең җитәкче урынбасары Рәдис Рафил улы Кадыров, күрше район һәм өлкәләрдән техник күзәтчелек инспекторлары килгән иде. Техник карау барышында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов барлык катнашучыларны техник караулар үткәрүгә куела торган таләпләр белән таныштырды. Тракторларга һәм тагылмаларга техник карау узу тәртибе күрсәтелде. Җәмгыятьнең тракторлары тезелеп басып, чират буенча имтихан тоттылар. Инспекция хезмәткәрләре техниканың тышкы күренешеннән башлап, сигнализация, яктырткычлар, тормоз, кабызу системасы, тәгәрмәчләр, документларның тәртиптә булу-булмавын, кем әйтмешли, «энә күзеннән үткәрде». Руль артындагы җитешсезлекне люфтомер, ә глушительдән эшкәртелеп чыккан газ дымомер приборлары ярдәмендә тикшерелде. Соңыннан барлык механизаторларны җыеп, язгы техник карау нәтиҗәләре буенча сөйләшү үткәрелде, башкарылган эшләргә бәя бирелде. Әлбәттә, 2025 елда техника күзәтүенә старт бирү, хуҗалыкта аны семинар итеп үткәрүгә әзерләнү зур җаваплылык сорый торган эш һәм алга китеп шуны әйтәсе килә, җәмгыять белгечләре дә, механизаторлар да үзалларына куелган бурычны тулысынча башкарганнар иде, афәрин.

Бүгенге көндә «Труд» җәмгыятендә баш инженер булып яшь белгеч Илназ Саләхов эшли. Ул Чепья авылы егете. 2016 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлап, «Труд» җәмгыяте белән килешү төзеп, Казан аграр университетының агроинженер белгечлеге буенча укырга керә. Университетта белем алган вакытта җәйге практикаларны да «Труд» җәмгыятендә үтә, төрле техникаларда хезмәт куя. 2022-2023 елларда хәрби хезмәттә була. Аннан кайткач «Труд» җәмгыятенә хезмәтне саклау һәм техника иминлеге буенча инженер буларак эшкә урнаша. 

— Рафаэль абый Гыйльманов эшләгәндә (лаеклы ялга киткән баш инженер — З. Ф.) аның белән бергә йөрдек, ул төрле киңәшләрен биреп, кая гына барсак та кешеләр белән таныштырып, каян запас частьлар алырга кирәклеген өйрәтте, баш инженер эшенең барлык нечкәлекләрен төшендереп китте, — ди Илназ.

— Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда 29 берәмлек трактор һәм погрузчиклар, 16 берәмлек прицеплар, терлек азыгы хәзерли торган 3 комбайн, печән чаба торган 1 комбайн, ашлык җыя торган 3 комбайн һәм 4 "КамАЗ«ыбыз бар. Техникаларны яңарту өстендә дә гел эш алып барабыз. 2024 елның язында «Amazone» чәчкече, сентябрендә «Lonking 856g AGRI» маркалы яңа фронталь погрузчик алдык. Киләчәктә дә кечкенә, иске техникаларны яңаларга алыштырырга дигән план бар. Ансыз берничек тә эшләп булмый хәзер, чөнки сыйфатлы эшлим дисәң, зур егәрлекле техникаларга өстенлек бирергә кирәк.

Кадрлар буенча әйтеп китсәк, шофер-механизаторларның уртача яше 40-60 аралыгындагы кешеләр, яшьләр бик сирәк. Кызганыч, хәзер яшьләр эшкә киләм дип тормыйлар шул. Юкса, хуҗалык белән килешү төзеп, максатчан укып та кайтып була. Норма көллиятендә дә белем алу мөмкинлеге бар, — ди баш инженер.

Транспорт чараларына техник күзәтү үткәргәннән соң, хуҗалыкка килүчеләр паркта да булып үттеләр. Биредә баш инженер Илназ Саләхов шофер-механизаторларның иртәдән, эшкә керешкәнче, алкогольгә тикшерелүләре турында ассызыклап узды. Аның өчен махсус прибор да булдырылган.

2023 елда авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы сакланышка куяр өчен төзелгән ангар белән дә таныштырып уздылар, әлеге ангар 2024 елның көзендә кулланылышка тапшырылып, быелгы кышта инде анда берникадәр техникалар кертелгән.

Техник карауга нәтиҗә ясау вакытында «Труд» җәмгыяте җитәкчесе Рашит Хадиев җәмгыятьтә хезмәт куя торган төрле милләт вәкилләренең аңлашып, бер-берсен ихтирам итеп эшләвен аерым ассызыклап узды.

«Труд» җәмгыяте техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хуҗалыкта соңгы елларда булган яңалыклар белән танышканнан соң, шундый нәтиҗә ясалды: техниканың төзеклеге — яхшы уңыш нигезе генә түгел, ә иминлек нигезе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы кыр эшләренә әзерлек "Труд"