Хезмәт

Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Техникаларын тәртиптә тотучылар. Кемнәр алар?

13 марттан алып 11 апрельгә кадәр районыбыз хуҗалыкларында трактор һәм аларның арбаларына техник күзәтүләр үткәрелә

21 март көнне «Сорнай» җәмгыяте техникалары да шушы тикшерүне уңышлы гына үтеп, Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахмановтан югары бәя алдылар. Димәк, әлеге хуҗалык техникалары инде тулысынча язгы кыр эшләренә әзер.

Техникаларның әзерлеге, заманча «тимер ат»лар алу, кадрлар мәсьәләсен кайгырту... Бүгенге язмабызда хуҗалыкның баш инженеры Фидаил Гарәфетдинов белән шулар хакында сөйләштек. 

— Техника әзерлегенә, быелгы язгы кыр эшләренә әзерлекне без август аеннан башлап җибәрдек. Иң беренче чиратта тагылма агрегатларны — тырма, культиватор, чәчкечләрне ремонтлап, аларны 15 декабрьгә инде төзәтеп бетердек. Яңа елдан соң транспорт чараларын техник күзәтүгә әзерли башладык. Арбаларны алып кереп, ремонтлап, буяп куйдык, алар бездә барлыгы 46 берәмлек.

Тракторлар буенча бездә көздән график төзелә, шуның нигезендә һәрбер трактор чират буенча төзекләндерелә. Хуҗалыкта барлыгы 31 трактор бар, алар барысы да хуҗалы, бары тик бер механизатор гына ике техникада эшли. Хәзер инде терлек азыгы хәзерли торган техникаларны ремонтлый башлыйбыз, аннан инде ашлык җыя торган өч комбайнны төзекләндерүгә керешәчәкбез. Ул эшләргә, гадәттә, июнь башында тотынып, бер ай эчендә әзерләп бетерәбез. Быелга терлек азыгы хәзерләү чорына яңа комплекс — «КВК-800» һәм «ПРФ-180» маркалы пресс-подборщик алырга уйлыйбыз.

Мөмкинчелектән чыгып, ике «МТЗ-82» тракторы алырга исәп бар. Бүгенге көндә хуҗалыкта булганнары инде иске, шуларны яңарту максатыннан аласы килә. Безнең «Амазон» чәчкече бар, ул инде алты ел үзен эштә әйбәт кенә күрсәтә, «С-6ПМ» дигән маркалы чәчкечебез бар иде, ул тәүлегенә 25-30 гектар мәйданны чәчәргә сәләтле, хәзер инде шуңа өстәп, яңадан шундыйны ук алдык (фотода). Шул сәбәпле элеккеге «СЗП-3,6» чәчкечләрен бер генә агрегат калдырырга уйлыйбыз. Киләчәктә инде тулысынча «Амазон» белән «С-6ПМ»га күчәргә исәп.

— Фидаил Мәгъфу-рович, районыбыз хуҗалыкларында еш кына бер механизаторның берничә техника иярләвен күрергә туры килә. Бу яктан сездә әле хәлләр әйбәт. Бары тик бер механизаторыгызда гына ике техника. Шулай да киләчәктә кадрлар проблемасы килеп басар кебек түгелме?

— Килеп басар шикелле. Бүгенге көндә 30 механизаторның өчесе инде пенсия яшендә, дүртесе ул яшькә җитеп килүчеләр. Аларны алыштырырга яшьләр әлегә юк. Шулай булгач бездә дә киләчәктә кадрлар белән вәзгыять килеп туар инде ул. Шуңа да берничә трактор эшли торган эшне бер техника башкара торган зур егәрле транспорт чараларына өстенлек биреп, тракторларны яңарту, заманчаларын алу юнәлешендә максатчан эш алып барырга уйлыйбыз. Бүгенге көндә мондый ике тракторыбыз бар — «К-735» һәм «К-744». Алар 2-3 «МТЗ-1221» тракторларын алыштырырлык бит инде. Мин 14 ел элек баш инженер булып эшли башлаганда безнең барлыгы 48 берәмлек техника булса, бүгенге көндә алар саны 31. Шуннан чыгып та зур егәрле техникаларга күчүнең мәгънәсе бар дип әйтәсем килә. Аннан башка эшләве дә авыр булачак. Тиешле җирдә оптимизация, минимизация ясау да кирәктер дип саныйм. 

— Шофер-механиза-торларның уң куллары булган, аларга һәрдаим ярдәм итеп торучыларыгыз белән дә таныштырып китегезче.

— Әйтеп узган идем бит техника ремонтын 15 декабрьгә төгәлләдек дип. Бу инде ике бригаданың да тырышып эшләү бәрабәренә ирешелгән нәтиҗә. Беренче бригадада безнең Камил Шәрәфетдинов, Фарук Бәдегыев эшләделәр. Икенче бригадада слесарьлар — Сергей Леонтьев белән Валерий Сидоров зур эш башкардылар. Тырма ремонты белән Вячеслав Артемьев һәм Андрей Егоров шөгыльләнделәр. Алар 300 тырманы ремонтлап чыктылар. Әлеге эшне тимерчесез дә башкарып булмый. Николай Петров тимерче эшен генә түгел, кирәкле вакытта тракторчыларга ремонт вакытында да булыша.

Яңадан безнең ике эретеп ябыштыру цехы эшли. Анда Тәлгать Хәбибуллин белән Владимир Антонов зур эш башкаралар. Владимирның эретеп ябыштыру эшләре белән басуга чыгып эшләргә тракторы да бар, шулай ук ул безнең комбайнчы да әле, кирәк икән, тимерче эшен дә башкара. Токарьларга килгәндә, беренче бригадада Рафис Гарипов зур күләмдә эш башкара, икенче бригадада Сергей Петров. Ул үзе склад мөдире дә, кирәкле вакытта трактор ремонтына да бик ярдәм итә.

Ремонт эшләре вакытында электрчы Вазыйх Яппаровның да хезмәте зур. Кыш көне эшләмәгән тракторларның һәм комбайннарның аккумуляторларын карый. Шул ук вакытта стартерлар, генераторларны ремонтлый һәм барлык техникаларның электр җиһазларын төзекләндерә. Беренче бригада мастерскоенда 76 яшьлек Әхәт Мөхәммәтшин тырышып хезмәт куя. Тракторчыларга техникаларын әзерләгән вакытта бөтен төр эшләренә булыша. Шулай ук ул пусковой двигательләр, редукторлар, водяной насослар ремонтлый. Шушы санап киткән һәрбер кешенең, шофер-механизаторларның хезмәте нәтиҗәсендә без өч миллион тирәсе акчаны саклап калабыз.

Бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә шофер-механизаторларга, аларның хезмәте белән бөтен нәрсә эшләнә. Шул ук вакытта ремонтно-мастерскойда хезмәт куючыларның да зур тырышлыгы нәтиҗәләрдә чагыла. Бергә-бергә эшләгәндә генә уңышка ирешергә була шул. Инде техник күзәтүне уңышлы гына уздык. Язгы кыр эшләренә, чәчүгә без инде әзер, бердәнбер эшлисе эшебез калып килә, ул да булса механизаторларны техника куркынычсызлыгы буенча укыту һәм имтиханнар үткәрү

— Паркларда хезмәт өчен шартлар тудырылганмы, алар нинди хәлдә? 

— Безнең мастерскойлар элеккеге типовой, аларга вак-төяк төзекләндерүләр ел да ясалып тора. Ләкин инде алар искереп киләләр һәм инде анда чынлап та зур ремонт кирәклеген аңлыйбыз. Безнең машина-трактор паркында җиде объект һәм аларның бишесе ягыла торган. Кыш көне дә авыл хуҗалыгы техникаларын, машина-тракторларны җылыда төзекләндерү мөмкинлеге бар. Шулай ук инде кыш көне эштә булган техникалар да хезмәт урыннарына җылы гаражлардан чыгып китәләр. Кышка сакланышка куя торган техникалар өчен Балтач паркында түбәле махсус җирләребез бар. Дөрес, алар тулысынча ябулы түгел. Ә инде Кече Лызи паркында күпчелек техникалар җылы гаражларда торалар, киләчәктә аны үзгәртеп, ишекләрен зурайтып, комбайннарны шунда кертергә дигән исәбебез дә бар.

Хәзер заманча техникаларның бәяләре кыйммәт, комбайннар инде алар ел дәверендә күп дигәндә ике-өч ай эшли торган гына техникалар, терлек азыгы хәзерли торганнары 3-4 ай эшли, ә калган вакыт алар тик тора. Ләкин шул тик торган вакытларында да дөрес сак-ланыш тәэмин ителсә, техниканы куллану срогы бермә-бер арта. 

Техник күзәтү барышында биредә төрле марка трактор күрергә туры килде. Дөрес, бүгенге көндә алар арасында заманчалары әлегә бармак белән генә санарлык. Бик иске елгы тракторларны да әле очратырга мөмкин. Алай да алар һәркайсы сүз тидермәс итеп төзекләндереп, буяп, эшкә 100 % әзерлек белән килгәннәр.

— Фидаил Мәгъфурович үз эшенә бик таләпчән кеше ул. Аларның тракторлары яңа булмаса да, ләкин һәрберсе тиешенчә техник күзәтүгә әзерләнгән була, — дип ассызыклап узды Марат Габдрахманов.

Инде хәзер бик җаваплы чорга — язгы кыр эшләренә керешергә дә күп вакыт калып бармый. Елны туйдыручы шушы эшләрне дә сынатмыйча, кыска вакыт аралыгында, матур нәтиҗәләр белән эшләп чыгарга язсын «Сорнай»лыларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев