Техниканың дөрес саклануы мөһим
Ноябрьнең беренче көнендә «Сосна» җәмгыятенең машина-трактор паркында техникаларны кышкы сакланышка куюга багышланган семинар булып узды.
Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, күмәк хуҗалыкларның баш инженерлары, гараж мөдирләре катнашты.
Семинарны башлап, җәмгыять җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков машина-трактор паркында соңгы елларда башкарылган эшләр турында сөйләп узды: «Соңгы ике елда паркта башкарылган төзелешләр һәм ремонтларга 30 миллион сумга якын акча тотылган. Узган ел ике яклы җылы тукталыш урыны (теплая стоянка) эшләргә керешкән идек. Аның бер ягында көндәлек эштән кайткан техника тора, ә икенче ягында ремонтка кергән техника. Шулай ук ремонт ясала торган гаражларның түбәләрен алыштырдык, эчләрен ясадык. Складыбыз бар иде, аны икенче гаражга күчереп, склад бинасына кыйммәтле техникаларны кышкы сакланышка кертәчәкбез. Инде быелгы басу-кырлардагы эшләр төгәлләнде. Техникалар паркка кайтып, кышкы сакланышка куелып, ремонт кирәкләре төзекләндерүгә кертелде, әлегә сукаларны гына сакланышка куеп бетермәдек, сәбәбе — шәхси хуҗалыкларга кирәк булуда. Без хуҗалыкта эшләүчеләрнең, бездә эшләп лаеклы ялга чыккан һәркемнең бакчаларын эшкәртеп бирәбез. Безнең моңарчы машина-трактор паркында гараж мөдире юк иде, менә инде икенче ел Илнар Шамилов шушы вазыйфаны башкара. Парк территориясендә тәртип урнаштыруда аның да өлеше бик зур. Биредәге барлык эшләргә дә инженер гына җитешә алмый, паркка да хуҗа кирәк дип башкарылган эшебез булды бу».
Җәмгыятьнең баш инженеры Галинур Гыйбадуллин бу вазыйфада озак еллар эшләүче шәхес, 1981 елның маеннан бирле механик булып хезмәт куя. Үз эшенә бирелгән, техниканың кадерен белә, шофер-механизаторлар белән уртак тел табып эшли торган белгеч ул. Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә дигән әйтемне биредә үзгәртеп кулланасы килә, парк хуҗаларының булдык-лылыгы территориядәге чисталыктан күренә. Семинарга гына әзерләнеп ирешелгән күрсәткеч дияр идең, юк, биредә беренче генә булуым түгел, монда һәрнәрсә һәрчак үз урынында.
— 2024 елның язында җылы тукталыш урынын ремонтлауга алындык, ул инде 1980 елларда ясалган бина иде. Түбәсеннән су үткәнгә, шуны гына төзекләндереп куярга дип тотынган җирдән, түбә дә эшләнде, аннан инде иске тәрәзәләре дә калмасын дип, аларын эшләдек. Анысын рәтләп чыккач, мастерскойга да чират җитте. Аның да түбәсеннән ага иде. Түбәсен яңадан профнастил белән эшләдек, түшәмен дә алыштырдык, тәрәзәләре дә алышынды. Аннан инде чират арочный складка җитте. Анысын ремонтлап, складны башка җиргә күчердек. Дөрес, башта ул гараж да ремонтланды. Әзрәк аяк асты катырып җибәрсә, анда барлык күчерәсе әйберләрне күчереп бетерәчәкбез инде. Тракторларга вак-төяк ремонтлар вакытында җайлы гына эшләп китәргә дип заправка янына эстакада да эшләп куйдык. Механизаторлар пычранмасын дип сайгаклар да җәйдек аңа. Шулай итеп, шушы ике елда гараж территориясендә бик күп эш башкарылды. Төзекләндерү эшләреннән тыш, әле яңа техникалар да байтак алынды. «Amazone» чәчү комплексы һәм аның белән эшләргә «К-743» тракторы; «Кроне» прессы һәм аның белән эшләргә яңа трактор; «Аргус» маркалы кукуруз жаткасы, фермага фураж ташырга яңа арба, терлек азыгы хәзерли торган «РСМ» комбайны алдык. Кукуруз жаткасын быел эштә сынап карадык, комбайнчы бик канәгать, эшләргә бик җайлы, дип мактады. Шуның белән 250 гектар тирәсе кукуруз суктык. «РСМ» комбайны белән силос салдык, шулай ук бик ошады безгә аның эше. «Полесье» комбайны берне төягәндә, бу өчәр-дүртәр техника төяргә мөмкин. Кукурузны силоска вакытында алып бетерүдә дә шушы комбайнның ярдәме зур булды. Шуны да искәртеп узасым килә, Татарстандагы бу марка комбайнның беренчесе бездә. Аңа өстенлек бирүебезгә үкенмибез, киләчәктә дә әйбәт кенә эшли күрсен. Хуҗалыгыбызда үз эшләрен намус белән, тырышып, булсынга дип башкара торган шофер-механизаторлар эшләгәнгә дә машина-трактор паркын яңартуга зур өстенлек бирәбез. Элегрәк техникада эшләргә теләүчеләр күп иде, артта армия тора иде. Ләкин хәзер алай түгел. Дөрес, бер-ара бездә дә Норма аграр көллиятендә белем алган егетләрнең барысы да эшкә калды. Ләкин шул ук вакытта инде лаеклы ялга яшьләре җитеп килүчеләр дә бар. Кадрлар вәзгыяте бөтен җирдә дә бар инде ул. Бер механизаторга икешәр техника инде хәзер. Булган шофер-механизаторларыбыз белән матур итеп, аңлашып, исән-сау эшләргә язсын, — дип эшләре һәм коллективы белән таныштырып узды Галинур Гыйбадуллин.
Семинар барышында төзекләндерелгән барлык биналарда да булдык. Һәркемнең эш урыны уңайлы итеп эшләнгән. Гаражлар иркен, зур. Шул ук вакытта техника куркынычсызлыгын саклауны да онытмыйлар биредә. Тагын бер эш алымнарына тукталып үтәсем килә. Авыл хуҗалыгы машиналары ремонтлана торган цехларында идәннәр җылытылган. Дөрес, бу инде әле генә эшләнгән әйбер түгел икән. Бу алым шушында эшләүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртып башкарылган. Эшче көчләрнең кадерен белү чагылышы шушыдыр ул, мөгаен.
Семинарның икенче өлеше Сосна мәдәният йортында моңлы җырлар, милли көйләр белән үрелеп барды.
— Техниканың кышны ничек уздыруы язгы чәчү кампаниясенә зур йогынты ясый. Басу тузаныннан яхшы итеп чистартып, тиешенчә майлап, агартып, саклауга куелган техника кышны әйбәт чыга билгеле. Бүгенге көндә районда 545 берәмлек трактор, 59 берәмлек ашлык суга торган комбайн, 44 берәмлек азык хәзерли торган комбайн, 23 берәмлек үзйөрешле чапкыч, 105 берәмлек чәчү агрегаты, 21 берәмлек чәчү комплексы, 180 берәмлек җир эшкәртә торган башка агрегатлар бар. Районның 13 хуҗалыгында комбайннар, авыл хуҗалыгы техникасы, агрегатлар ябык ангарларда яисә түбә астында саклана. «Кызыл юл», «Бөрбаш», «Дуслык», «Сорнай», «Маяк», «Смәел», «Кама», «Труд», «Алга», «Якты юл», «Арбор», «Татарстан», «Яңа тормыш» хуҗалыкларында бу эш аеруча яхшы куелган. Шул ук вакытта миллионнарча торган техниканы ачык һавада — җил, яңгыр, кар астында саклаучылар да бар, алар — Тукай исемендәге, «Активист», Тимирязев исемендәге, «Борнак», «Игенче» хуҗалыклары.
Быел «Яңа тормыш» җәмгыяте гаражын төзекләндереп, техникаларны һәм агрегатларны шул гаражга кышкы сак-ланышка куйды. Хәзер аларда барлык техника да түбә астында саклана.
Без «Сосна» җәмгыятендә техникаларны һәм агрегатларны кышкы сакланышка куюны, техника ремонтын ничек оештырылганны күрдек. Әлеге хуҗалык 2026 елның язгы кыр эшләрен әзерлекне башлап җибәргәннәр. Шулай ук «Сорнай» җәмгыятендә дә шушы ук эшләр яхшы оештырылган булуын ассызыклап узасым килә. Шуларны исәпкә алып, бүгенге көндә ремонт эшенә керешмәгән хуҗалыкларга көннәр бик нык суытканчы, урыннарда эшне яхшы итеп оештырып, вакытында техникаларны ремонтлап, язгы чәчүгә әзерләп куйсалар яхшы булыр иде дигән теләктә калам, — диде Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов.
— Семинарлар үткәрелә. Уңай тәҗри-бәләр күрсәтелә. Кайткач шул семинарлардан алып нәрсәләр эшләнә? Бернәрсә дә эшләнми! Менә шуны уйларга кирәк. Яңа техниканы сатып алырга мөмкинчелек юк икән, без булганын дөрес итеп кышкы сак-ланышка куеп, дөрес итеп сакларга тиешбез. "Сосна"лыларның семинар үткәрәсе булган өчен генә техникалары болай итеп сакланышка куелган дип уйламагыз, аларда гел вакытында эшләнә. Ә шул ук вакытта әле безнең эшләр бетмәде, дип сузылып йөрүчеләр дә бар. Эшләре бетеп тә тиешенчә техниканы сакланышка куймаучыларыгыз да бар, дип тәнкыйть утына тотты инженерларны район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Рафаилович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев