Тимерне кире кайтарып була, ә кешене юк (+фоторепортаж)
13 июль көнне "Активист" хуҗалыгы басуында комбайннар парады узды. Анда хуҗалардан тыш "Кама", "Якты юл", "Кызыл юл"лылар да килгән иде.
- Тулы әзерлек белән катнашабыз әлеге чарада, чөнки кичә үзебездә бер кат тикшерү үтте инде комбайннар, - дип сүзен башлады "Активист" агрономы Иван Константинов. - Владислав Шубников, Виктор Федоров, Юрий Андреев, Альберт Дмитриев озак еллар эшләүче комбайнчылар. Карамагыбызда "КЗС-812", "ДОН-1500", "Нива" комбайннары бар. Башка елларда да шулар ярдәмендә уракны уңышлы гына тәмамлап чыга идек, быел да шулай дип уйлыйбыз. "Активист" рәисе Владимир Семенов исә елның коры килүе генә әзрәк киртә коруын белдерде. - Чәчкәннән соң 1 ай да 7 көн яңгыр булмады безнең җирлектә. Алай да көзге бодай белән арпа мул уңыш бирер дип өметләнәбез.
"Кызыл юл" хуҗалыгыннан 6 комбайн: 3 "ДОН-1500" - Габдулла Гыйбадуллин, Нәкыйп Шәйхетдинов, Фәнис Гарифуллин һәм 3 "Нива" - Рамил Гайсин, Илдар Зиятдинов, Фәрит Мөхәммәтҗановлар килгән иде. Озак еллар комбайнчы булып эшләүче, алдынгы игенче, урып-җыю вакытларыннан тыш "Т-150" тракторын иярләүче Фәнис Гарифуллин Чутайда да яңгыр яумауны искәртеп узды: "Уракка төшү 10 көнсез дә булмас әле. Яңгырлар безнең якны әйләнеп узса да, уңыш начар булырга ошап тормый".
"Кама"лылар Хәбир Мөхәрләмов, Рашит Әлтәпов, Хаммат Низаметдинов, Рәдис Галиәхмәтов һәм Рафис Нәҗметдинов парадка тулы әзерлек белән килгән. Чөнки 3 көннән борчак сугарга чыгарга исәпләп торалар. Көннәр генә бозылып китмәсен иде диләр алар. Яңгырсызлыкның уңышның ким булуына сәбәпче булуын һәм узган ел белән чагыштырганда 30-40% чигенеш булачагын ассызыклап үтте "Кама" җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов.
"Якты юл"лылар 4 комбайннарын да тулысынча төзек килеш алып килгәннәр иде. Уңган игенчеләр исемен йөртүче Рифат Бариев, Наил Закиров, Рөстәм Закиров һәм Илшат Шиһабетдиновлар инде бүген үк иген-кырларга чыгып китәргә әзерләр. Ындыр табагы да тулы күләмдә кызу эш темпларына әзер булуын җиткерде экономист Рәхимә Нигъмәтҗанова.
Парадның төгәлләү өлешендә районнан килгән җаваплы кешеләр Ришат Нуриев белән Рифкать Фәхретдинов чыгыш ясап, булган сорауларга җавапларын ирештереп, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тагын бер кат искәртеп, тимерне кире кайтарып була, ә кешене юк диделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев