Төп игътибар — сөтчелеккә
Хезмәт хакы белән кызыксындырмаганда, бу барып чыкмаячак
Район күмәк хуҗалыкларының төп икътисади үсеш күрсәткечләре белән танышканда терлекчелек өлкәсендә сөтчелек тармагы төп игътибар сораучы юнәлеш икәне ачык күренә. Елның-елында хуҗалыкларның кассаларына керә торган керемнең 70-85 проценты сөтчелектән керә.
2025 елда сөт җитештереп сатудан күмәк хуҗалыклар 1 миллиард 298 миллион 783 мең сум чиста табыш алганнар. Бу тармакның рентабельлеге 29,8 процент тәшкил итә, алдагы елны бу күрсәткеч тагын да югары — 38 процент булган. 147 мең 396 тонна сөт җитештерелеп, шуның 138 мең 928 мең тоннасы сатылган, товарлылык 94 процент. Сөт сатудан хуҗалыкларга 5 миллиард 654 мең сум акча кергән. 1 центнер сөт сатуның уртача бәясе 4070 сум булып, аның үзкыйммәте 3135 сум булган.
Хисап чорында сөтне иң югары бәягә «Татарстан» хуҗалыгы сатты — 1 центнер сөт 4287 сум тәшкил итте. «Активист» хуҗалыгында бу күрсәткеч 4188 сум, "Арбор«да 4181 сум булды. Шул ук вакытта 1 центнер сөтне «Сорнай» хуҗалыгы 3905 сумга, «Бөрбаш» — 3836 сумга, «Маяк» — 3830 сумга саттылар. Аерма беренче карашка күп шикелле тоелмаса да, саткан сөтләрнең күләменә тапкырлап карасак, миллион сумнар җыела. Шул ук вакытта сөт җитештерүнең барлык чыгымнарын санап, аны мөмкин кадәр арзангарак җитештерү кулай икәнен һәркайда беләләр. Белү бер хәл, ә арзанлырак, файдалырак итеп җитештерү төрле хуҗалыкта төрлечә. «Борнак», «Труд», «Кызыл юл», «Активист» хуҗалыкларында сөтнең рентабельлеге 45,8-37 процент булса, «Арбор», Тимирязев исемендәге хуҗалыкта ул 14,2-18,7 процент кына тәшкил итте. Бу тармактан акчалата керемнең иң күбе "Татарстан"да — 741 миллион 815 мең сум, "Кызыл юл«да — 478 миллион 083 мең сум, «Сосна» хуҗалыгында 396 миллион 064 мең сум булган.
"Карлыгач"лар, "Сандугач«лар дип һәр сыерга кушаматы белән эндәшеп, аларны үзгә итеп тәрбияләү заманалары узды инде, дисәк тә, савым сыерлары һәркайда игътибар үзәгендә булырга тиеш. Аларның сөт бирү мөмкинлекләрен арттыру юнәлешендә генетика, нәсел белән эшләү, вакытында каплату шикелле чараларның үтәлүе ветеринария табибларының, ясалма орлыкландыру техникларының үз вазифаларын тиешенчә башкаруына бәйле. «Татарстан», «Кызыл юл», «Сосна» хуҗалыкларында ел дәвамында тәүлеккә һәр савым сыеры 27,9 — 25,7 килограмм сөт бирсә, Тукай исемендәге, «Алга», "Якты юл, «Смәел, «Труд» хуҗалыкларында һәр сыердан тәүлеккә 17,9-19,7 килограмм гына сөт савылган.
Бер центнер терлек азыгы берәмлегенең үзкыйммәтен карасак, бу күрсәткечләрдә дә чуарлык бар. «Кама» һәм «Труд» хуҗалыкларында бер центнер терлек азыгы берәмлегенең үзкыйммәте 726-900 сум булганда, Тимирязев исемендәге, «Дуслык», «Яңа тормыш» хуҗалыкларында ул 1730 — 1501 сумны тәшкил итә. Бу очракта искә алынган хуҗалык белгечләренә уйланырлык урын бар.
2025 елда район хуҗалыкларында мөгезле эре терлек ите җитештерү 8060 центнер булды. Терлек ите сатудан хуҗалыкларга 1 миллиард 406 миллион 603 мең сум акча керде. Алдагы елда бу тармакның рентабельлеге тискәре якта булса, хисап чорында эшләр уңай якта, дип әйтә алабыз. Шулай да ит җитештерүгә урыннарда игътибар җитә, дип әйтә алмыйбыз. «Активист» хуҗалыгында терлекләрнең көндәлек артымы 1 килограммнан артса, "Алга"да ул 813 грамм, "Игенче«дә 795 грамм гына булды.
Җитештерелгән итне иң югары бәягә «Дуслык» хуҗалыгы сатты, 1 центнер итнең бәясе 19 мең 596 сум, "Якты юл"да — 19 мең 467 сум, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта — 19 мең 40 сум, "Активист«та 19 мең 26 сум булды.
Нинди генә югары күрсәткечләр, яуланган үрләр турында сөйләсәк тә, бу ирешелгән уңышларның нигезендә районыбыз тырыш халкының фидакарь хезмәте ята. Димәк, җитәкчеләребезнең бурычы — тиешле хезмәт шартлары булдырып, тырышып эшләүчеләрне хезмәтләре бәрабәренә лаеклы хезмәт хаклары белән тәэмин итү.
2025 елда район авыл хуҗалыгында 1958 хезмәткәр эшләде. Иң күп хезмәткәр «Татарстан», «Дуслык», «Кызыл юл» хуҗалыкларында — 185-135 кеше. Хисап чорында эшләүчеләрнең айлык уртача хезмәт хакы 68 мең 776 сум булды. «Сорнай», «Активист», «Бөрбаш», «Кызыл юл», «Игенче», «Дуслык», «Татарстан», «Сосна», «Якты юл» хуҗалыкларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары уртача районда түләнгәннән югары, 74 мең 457–68 мең 847 сум. Кызганыч, калган 10 хуҗалыкта бу күрсәткеч кимрәк, «Алга», Тукай исемендәге, «Кама», «Борнак», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда 65 мең 581 — 62 мең 923 сум гына булды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин киңәшмәдә җитәкчеләргә, белгечләргә ассызыклап әйткәнчә, бүгенге көндә без авылда хезмәт хакы түләмичә генә, кешене үгетләп, нәсыйхәтләп эшләтә алмыйбыз. Хезмәт хакы белән кызыксындырмаганда, бу барып чыкмаячак. Тиешенчә хезмәт хакы түләгәндә генә эшкә тиешле карашны тәрбияләргә була. Дөрес, җитештерү начар булганда, хезмәт хакы да түбән. Ә инде хезмәт кешесенә югары нәтиҗәле итеп эшләргә шартлар тудыру — бу сезнең бурыч диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев