Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Туган җирдәй җир булмас

Район кырларында уракның иң кызган чагы: игенчеләр көнне-төнгә ялгап бөртек суктыралар. Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуда механизатор яшьләребезнең өлеше саллы.

«Дуслык» җәмгыятенең баш агрономы Сергей Чириков Түнтәр егетләре Әнис Нәбиуллин белән Илназ Юсуповны мактап туймый. Казан дәүләт аграр университеты студентлары икенче ел рәттән җәмгыятьтә «КЗС-812» маркалы комбайнда бергә, тырышып, бердәм эшлиләр. Шушы хуҗалыкның тәҗрибәле комбайнчысы Александр Перфилов исә үз чиратында ярдәмчесе Фиданны мактый. Фидан Гарифуллин быел 10 сыйныфка укырга бара, бу урып-җыю аның өчен өченчесе инде.
«Бөрбаш» җәмгыятендә дә тәҗрибәле комбайнчылар янында яшьләребез тир түгеп, икмәкнең кадерен белеп үсәләр. Әмир Абдрахманов, Рамазан Гыйлмуллин, Рамазан Нигамәтуллин остазлары — Алмаз Корбангалиев, Илшат Нотфуллин һәм Нурислам Сабирҗановтан үрнәк алып, бер-берсе белән ярышып эшлиләр. Ышанабыз, мондый яшьләребез булганда районыбыз казанышлары калку булачак.
— Быел уңыш әйбәт. Иң мөһиме — игенне вакытында, югалтуларсыз җыеп алу. Ә моңа ирешү өчен барлык шартлар да бар, — диләр яшь комбайнчылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: комбайнер