Тырыш хезмәт — муллык чишмәсе
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, җитештерү юнәлешендә алдынгылар сафында баручы «Кызыл юл» кооперативы 2025 елда эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясап, алга зур бурычлар билгеләде
Күмәк хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин чыгышының кереш өлешендә ассызыклап узганча, кооперативның 2025 елдагы төп эшчәнлеге югары эш күрсәткечләренә ирешеп, продукциянең үзкыйммәтен киметү һәм шуның нәтиҗәсе буларак табыш алуны арттыру, хуҗалыкта эшләүчеләрнең эш шартларын яхшырту һәм хезмәткә түләүне тиешенчә оештыру юнәлешендә булган. Ә хисап җыелышында чыгыш ясаган тармак белгечләренең куйган максатларга ирешелгәнме, нинди авырлыклар бар, ялгышларны кабатламас өчен нинди чаралар күрергә кирәк, дигән сорауларны күтәргән чыгышлары белән башланып китте.
«Кызыл юл» хезмәтчәннәре һәр өлкәдә тырышып эшлиләр. Игенчелек өлкәсенең терлекчелек үсеше өчен нигез булган югары сыйфатлы азык белән тәэмин итүче юнәлеш икәнен яхшы аңлыйлар. Шуның белән бергә кооператив кассасын тулыландыру мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмыйлар. 2025 ел дәвамында 970 тонна бодай, 2300 тонна арпа һәм 280 тонна арыш сатылган, амбарларда сатарга әзерләнгән 1200 тонна бодай, 260 тонна борчак, 500 тонна кукуруз, 170 тонна вика орлыгы булуы моның дәлиле. 2021 елдан хуҗалык элиталы орлык җитештерүчеләрнең берлегендә булуы орлык әзерләү һәм сату мөмкинлеген күпкә арттырган. Алдагы елларда рапс игелгән булса, хисап чорында 150 гектар җитен чәчеп, чистарткач 276 тонна җитен орлыгын туплаганнар. Бүгенге көндә бу техник культурадан рапс эшкәртү цехында май сыгыла, калдыклары (жмых) терлекчелектә файдаланалар.
Кукуруз культурасы белән монда елдагыча нык-лап шөгыльләнгәннәр. Өч дистәдән артык кукуруз сор-тын үзләренең тәҗрибә учас-тогында чәчеп, тәрбияләп, кайсы сортлар безнең шартларда иң югары уңыш бирә, шуларны өйрәнгәннәр, бу эшне районыбызның хуҗалык җитәкчеләренә, агрономнарга да күрсәттеләр. Кукуруз 1000 гектардан артык мәйданда игелгән, 598 гектарыннан 2 смена эш оештырып, 28 көн эчендә сыйфатлы силос салынган. Суккан 252 гектардан кукурузның 3339 тоннасы чис-тартып, киптерелгән. Бу үз чиратында терлекчелек тармагын бер ел ярымга тулысынча тәэмин итәрлек булган, уртача уңыш һәр гектардан 110 центнер тәшкил иткән.
Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе финанс күрсәткечләрендә ачык чагыла. 2020 елда хуҗалык 8899 тонна сөт җитештерсә, 2025 елда ул 13004 тоннаны тәшкил иткән. Үсеш 46 процент. Сөт сатудан кооперативка 478 миллион 083 мең сум акча кергән, бу сан 2024 ел белән чагыштырганда 55 миллион 446 мең сумга күбрәк җитештерелгән. 2025 елда акча кеременең 90 проценты терлекчелек продукциясе сатудан, 10 проценты игенчелек продукциясе сатудан кергән. Терлекчелекнең гомуми рентабельлеге 28 процент булып, сөт тармагында ул — 38, 3 процент, ит юнәлешендә 4,5 процент тәшкил итә.
Терлекчелек тармагын үстерү бу өлкәгә зур финанслар җәлеп итүне сорый. Бу өлкәдә «Кызыл юл» хуҗалыгы районда әйдәп баручыларның берсе. 2018 елда башланган мегаферма төзелешен дә кертеп, төп капиталга 1 миллиард 300 миллион сумга якын инвестицияләр кертү мондагы төзелешнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында сөйли. 2024 елда өч айдан алты айга кадәр бозаулар өчен 275 башка исәпләнелгән яңа торак төзелгән иде инде. Шул ук елны мегаферманы тулыландырып, 86 миллион сумга аерым саву залы белән эшләнелгән бозаулату бинасы сафка басты. 2025 елда 600 баш сыйдырышлы буаз таналарга исәпләнгән тентлы ферма төзелешен тәмамладылар. Бу бина эчендә ясалма орлык-ландыру өчен җылытылган, махсус бүлмә булуы да технологларның, белгечләрнең эшен җиңеләйтә. Бу бинада таналарга «Хиттайм» муенчаклары кидертү аларның орлыкландыру өчен өлгергән вакытын 95 процент төгәллек белән билгеләргә мөмкинлек бирә. Израиль дәүләтендә эшләнгән бу технология терлекнең һәр ике сәгать саен физиологик торышын күрсәтә, шул күрсәткечләрне эшкәртеп, тана, сыерның теләккә килү вакытын төгәл билгели. Муенчакларны куллану туучы яшь терлекләр санын арттырыр, дип бу алымга зур өметләр баглыйлар монда.
Терлекчелек тармагындагы чыгымнар төзелеш юнәлеше белән генә тәмамланмый, терлек азыгын әзерләү, аңа төрле катнашмалар алу, технологик чылбырда кулланыла торган су, электр энергиясе, биналарны, терлек асларын тәртиптә тоту, хезмәт хакларын түләү кебек санап бетермәслек чыгымнар да бар әле. Хуҗалыкта сөт җитештерүгә киткән чыгымнар 373 миллион 462 мең сум тәшкил иткән, шуның 51 проценты терлек азыгына туры килә. Чиста табышы — 132 миллион 278 мең сум булган. Ел буена бер савым сыерын тоту чыгымы 281мең 858 сум булса, керткән кереме 360 мең 817 сум. Бу очракта терлекләрнең баш санын арттыру гына түгел, ә булганнарына сакчыл караш, тиешле тәрбия булдыру зарури. Хуҗалык җитәкчесе үзенең чыгышында билгеләп узганча, мөмкинлекләр әле күп, терлекләр арасында үлемнәрдән, үле туганнардан, аборт ясатулардан 2 миллион 149 мең сум зыян килгән.
2026 елда хуҗалык хез-мәтчәннәре алдында сөт җитештерүне — 12 процентка, ит җитештерүне — 5 процентка арттыру бурычлары куелды. Игенчелектә югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, шушы максаттан чыгып, 1200 гектар мәйданда кукуруз чәчеп, аның 400 гектарын орлыкка алырга дип фикерлиләр.
2026 елда тәүлеккә 40-42 тонна сөт саву бурычы да үтәлмәслек түгел, моңа барлык мөмкинлекләр бар. Әле киләчәктә Нөнәгәр авылы янында 1200 баш савым сыерына исәпләнгән ферма төзүне дә планлаштыралар.
Хуҗалыкның бар өлкәдә киң колачлы эш алып баруы мондагы хезмәтчәннәрнең тырышлыгыннан тора. Алай гына түгел, белгечләрнең читтән килгәннәренә дә, яшь гаиләләрне дә торак белән тәэмин итеп, аларны авылга тарту, калдыру бурычын хәл итәргә тырышалар.
Бу җирлекнең, димәк күмәк хуҗалыкның да киләчәген тәэмин итү юнәлешендә инвестицияләр җәлеп итү бүген киләчәккә карап яшәү дигән сүз, диде җыелышта катнашкан Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. Сез бу юнәлештә Татарстан, Россия Федераль программаларында катнашып, районда иң нәтиҗәле эшләүчеләр, авыл халкының тормыш-яшәү шартларын яхшырту, уңайлы мохит тудыру буенча күп эшләр башкарылды. Инде шушыларга нигезләнеп, алга куйган бурычларны үтәү өчен бердәм, тырыш хезмәт куеп эшләргә насыйп булсын, диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев