Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Тырышлык булса, нәтиҗә көттерми - «Алга»

Биредә комбайннар, чәчү комплексы, кайбер кыйммәтле техникалар шулай ук инде тиешле таләпләргә туры китереп, махсус бинага сакланышка куелган.

«Алга» җәмгыятенең машина-трактор паркына килеп кергәндә үк яңа салынган биналар каршы ала. Аның беренчесе механизаторлар йорты булса, икенчесе зур гараж. Без килгән көнне яңа гаражларында «К-744» тракторын ремонтлыйлар иде. Берничәгә бүленеп эшләнгән әлеге бинаның бер ягы шулай ремонт эшләре өчен һәм "КамАЗ«лар куярга дип, ә икенче ягы көндәлек эшкә чыга торган техникалар өчен эшләнгән. Читтәрәк урнашкан тагын бер гаражда шулай ук «КамАЗ» һәм «Газ-53» машиналары тора, дип таныштырып узды җәмгыятьнең баш инженеры Рәмзил Мәрданов. Биредә комбайннар, чәчү комплексы, кайбер кыйммәтле техникалар шулай ук инде тиешле таләпләргә туры китереп, махсус бинага сакланышка куелган. Парк территориясендә исә инде сакланышка куелган техникалар да, шулай ук әле яңа эштән туктап, әле куелырга өлгермәгәннәре дә бар. Ремонт кирәк булган барлык авыл хуҗалыгы техникалары да җылы гаражга кертелеп төзекләндерелә. Ремонт эшләрен Фәрит Хәлиуллин белән Марсель Гыйльметдинов башкара. Техникаларны карап чыкканнан соң, Фирдәвес Рафаилевич кулланылмый торган техникаларыгызны бер урынга җыеп, паркны рәтлисегез бар дигән бурыч куйды баш инженерга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев