Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Тырышлык булса, нәтиҗә көттерми - «Игенче»

Бар таләпләрне дә үтәп сакланган техника алдагы авыл хуҗалыгы эшләрендә ватылмыйча, ышанычлы хезмәт итәчәк.

«Игенче» хуҗалы-гының кышкы сакланышка куела торган техникалары Түбән Кенәдәге паркта. Әлегә аяк асты пычрак булу сәбәпле, комбайннар, чәчү комплекс-лары, кыйммәтле башка техникалар тиешле җиргә кертелмәгән, ләкин юып, чистартып куелган һәм аяк асты катырып җибәрүгә алар барысы да тиешенчә сакланышка куелачак. Тагылма агрегатларның да күпмедер өлеше генә әле тиешенчә итеп саклауга куелган. Бу урында шуны да искәртеп узарга кирәк, «Игенче» хуҗалыгының җирләре күп һәм шунлык белән биредә җир эшкәртү эшләре дә озагракка сузыла. Бүгенге көндә биредә тырмаларны ремонтлыйлар, бу эшне Сәүбән Муллагалиев белән Илназ Фәйзрахманов башкара. Эш планы буенча аннары башка авыл хуҗалыгы машиналары да ремонтка керәчәк. Хуҗалыкның баш инженеры Раил Сәгъдиевка җитешсезлекләре, эшлә-нәсе эшләре күрсәтелде, шулай ук кыска вакыт эчендә парк территориясен тәртипкә китереп, техникаларны сакланышка куеп бетерергә дигән бурыч куелды. 
— Техниканы кышкы саклауга кую өчен зур чыгымнар таләп ителми, бары тик эшләрне дөрес итеп һәм вакытында башкару гына кирәк. Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую — аны нәтиҗәле файдалануның бик мөһим чарасы булып тора. Машиналар ябык бинада, өсте ябулы мәйданда яисә ачык һавада саклана. Авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую алдыннан аларны әйбәтләп чистартырга, юарга кирәк. Аннан комбайн яисә тагылма агрегат күтәрмәгә бастырыла. Көпчәктәге һава басымы киметелә, ярылмасын өчен агартыла. Күп кенә детальләр, каешлар салдырыла һәм саклауга куела. Кайбер узелларны полиэтилен белән төреп куярга кирәк. Бу аларга кар-яңгыр үтмәсен өчен эшләнә. Гади, әмма бик тә мөһим чаралар болар, һәм аларны һәр хуҗалыкта кулланырга кирәк. Бар таләпләрне дә үтәп сакланган техника алдагы авыл хуҗалыгы эшләрендә ватылмыйча, ышанычлы хезмәт итәчәк, — дип белдерде Фирдәвес Нәбиуллин һәм хуҗалыкларның баш инженерларына бу хакта кат-кат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев