Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Тырышлык булса, нәтиҗә көттерми - «Сорнай»

«Техниканы кышкы саклауга кую өчен зур чыгымнар таләп ителми, бары тик эшләрне дөрес итеп һәм вакытында башкару гына кирәк»

Басу-кырларда эш тәмамланды. Техникаларның да кайберләре эштән туктап, язга кадәр тын алып тора. Машина һәм тракторлар, чәчкеч һәм тырмалар көздән чистартылып, ремонтланып кышка саклау урыннарына куела. Белгечләр техниканы тиешле таләпләр буенча кышкы саклауга кую — ярты ремонтка тиң, дип белдерә. Бу эш районыбызда ничек бара? Махсус комиссия «Сорнай», «Алга» һәм «Игенче» хуҗалыкларында булып, эш барышы белән танышты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин «Сосна» җәмгыятендә оештырылган семинар-киңәшмә вакытында комиссия барлык хуҗалыкларда булып, техниканы кышкы сакланышка кую буенча карап чыгачак дип белдергән иде. Бу эшкә старт бирелеп, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, идарә белгече Ришат Нуриев, Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Марина Ишмурзина составындагы комиссия бу атнада үз эшен башлап та җибәрде. 
Дүшәмбе көнне комиссия районыбызның өч хуҗалыгында булды — «Сорнай», «Алга» һәм «Игенче». Ачыкланганча, "Сорнай"лылар күршеләренә караганда бу эшкә җаваплырак караган. Аларның күпчелек техникалары таләпләр буенча урнаштырылган, тагылма машиналарны ремонтлау эшләре тулы көченә бара. Җәмгыятьнең Балтачта урнашкан паркында комбайннар чистартылып, юылып, түбә астына тиешенчә итеп кышкы сакланышка куелган. Кече Лызидагы паркта да эшләр инде төгәлләнүгә бара, тагын бер атнадан бөтен агрегатлар тиешенчә куелып бетәчәк, тырмаларның 70 %ын ремонтлап куйдык инде, чәчкечләрне һәм культиваторларны төзекләндереп бетердек, аннан соң чират буенча башка авыл хуҗалыгы техникалары да ремонтка керәчәк, диде хуҗалыкның баш инженеры Фидаил Гарәфетдинов. Әлеге хуҗалыкта авыл хуҗалыгы техникаларын беренче бригадта — Камил Шәрәфетдинов белән Рафис Ханнанов, икенче бригадта — Валерий Сидоров белән Сергей Леонтьев ремонтлыйлар. Парктагы эшләр белән танышып чыкканнан соң, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин булган җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә эшләп бетерергә дигән йөкләмә бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев