Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт — кеше канаты

Борнак авылыннан Нургалиевлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан.

Районыбызның республика югарылыгында терлекчелек өлкәсендә уңышлары зур икән, бу безнең җирлектә яшәгән, гомере буе гаиләләре белән колхозда эшләгән буынның да хезмәте. Авылларда санап китсәң, балаларына ныклы хезмәт тәрбиясе биргән, туган якка мәхәббәт, үз эшләрен дәвам итә алырлык балалар тәрбияләгән затлар бихисап. Борнак авылыннан Нургалиевлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан. 

Гаилә башлыгы Нәбиулла ага озак еллар фермада, җиһазларны ватылса ремонтлап, тәртиптә тотучы булды. Тормыш иптәше Майкамал апа исә бригадта, төрле эштә эшли. Моның сәбәбе бар — алар 8 балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Нәбиулла ага фермадан бушамый, балаларны аякка бастыру ана өстендә була. Бүген исә алар икесе дә бакыйлыкка күчкән, ә шулай да Борнак халкы әле дә бу гаиләне җылы хисләр белән искә алалар.

Олы кыз Марзия бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә, хастаханәдә хезмәт куя. Уллары Нурулла Борнак җирлегендә механизатор булып эшләгән, кызганыч, инде вафат. Фәүзияләре гаиләсе белән күрше республикада гомер кичерсә дә, соңрак тәвәкәлләп Яңгул авылына кайтып төпләнә, фермада эшли. Мөнәвәрә исемле кызлары Сарман районында, озак еллар ипи пешереп, кешеләрне куандыра, хәзер инде үз хуҗалыгында кош-кортлар асрап, башкаларга сата. Сәвияләре дә пешекче һөнәрен сайлаган, җәмәгать туклану оешмасында эшләгән, бүгенге көндә ерак юлны якын итеп, Казанга барып эшли. Наилләре Борнакта төп нигезне саклаучы, Яңгул авылында гадәттән тыш хәлләрне, янгын куркынычын булдырмау постында хезмәт итә. Яңгул авылында Ришат Әсхадуллин белән тормыш корган Рәмзия озак еллар Яңгул фермасында сыер савучы булып эшләде, соңгы вакытта үзенә лаборант хезмәтен йөкләгәннәр. Ришат үзе дә озак еллар мактаулы механизатор, бүгенге көндә зур егәрлекле трактор иярли. Бергәләп гаиләдә дүрт бала тәрбияләгәннәр. Кызлары Гөлинә Арча районы Хәсәншәех авылында балалар бакчасында пешекче, Илзияләре Казанда хастаханәләрнең берсендә шәфкать туташы. Айнурлары «Яңа тормыш» хуҗалыгында «КамАЗ» машинасында, сүз тыңлаучан, тырышлыгы белән мактала. Алинә исә тормыш иптәше Илназ белән Борнакка кайтып урнашалар, Илназ булдыклы механизатор, төрле маркалы тракторларда бар эшне башкара. Хуҗалык аларга яшь гаилә буларак мунча, каралты-куралары белән яңа йорт җитештереп бирә.

Борнакка, үз авылы егете Расил Вәлиевка кияүгә чыккан Гөлзия ике бала алып кайта, Рәсим, Рәсимә инде үсеп тә җиткән. Балаларны үстерүдә, тәрбияләүдә 27 ел бергә яшәгән кайнанасы Гамиләнең ярдәме зур була. Гөлзия мәктәп тәмамлаганнан бирле фермада, менә 30 ел инде сыерлар сава. Моңарчы кул хезмәте күп иде, шөкер, телевизордан гына күргән заманча савым залы бездә дә төзелде, хәзер шунда 600 баш сыер савабыз, эшләгәч, хезмәт хакы да мулдан. Сәламәт булып, исән-имин эшләргә насыйп булсын, дөньялар гына тынычлансын, бар кешенең теләге шул, ди «Борнак» хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы Гөлзия Вәлиева.

Бу фото быелгы җәйдә, Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең икенче филиалы Нормада район сыер савучылар конкурсы вакытында төшерелгән иде. Апалы-сеңелле Рәмзия һәм Гөлзия бу ярышларда да сынатмадылар, үзләренең бар осталыкларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев