Хуҗалыкларның алдынгы шоферлары
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыкларның алдынгы шоферлары

25 октябрь көнне Шоферлар көне билгеләп үтелә. Бүгенге язмамда мин районыбызның авыл хуҗалыгында хезмәт куючы алдынгы шоферлар турында бәян итәрмен

Шоферларның кайсын гына алма, һәрберсе дә таң белән бергә эшкә кузгала, хезмәтенә җаваплы карый, транспортының төзеклегенә игътибар бирә, шуңа да алар ясаган һәрбер рейс үз вакытында эшләнә. Шофер хезмәте җиңелләрдән түгел, билгеле.

Алар ел әйләнәсе руль артында. Чөнки авыл хуҗалыгында елның бер фасылында да эш туктап тормый. Язын чәчүдә катнашучы техникага орлык, минераль ашламалар ташыйлар. Язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, күпьеллык үләннәрне беренче кат уру башлана. Алар бу чорда да печән хәзерләү, сенаж салу эшендә алыштыргысыз көч булып торалар. Алга таба бөртеклеләрне урып-җыю башлана, алар тагын иртәдән  кичке караңгыга кадәр кырдан ашлык ташый. Аннан соң инде «кырлар патшасы»на да вакыт җитә һәм силос салу, кукурузны бөртеккә алу эшләре башлана.

«Активист»

Борис Арыковның шоферлык стажы 44 ел, бүгенге көндә ул хуҗалыкта «ЗИЛ - 1131» маркалы янгын сүндерү машинасында һәм бензовозда эшли. Реваль Волковның да хезмәт стажы дүрт дистә елдан артык. Улы Ренат та әтисенең хезмәт юлын кабатлап, «КамАЗ» машинасын сайлый. Алар икесе дә терлек азыгы хәзерләү, бөртекле культураларны сугып алу чорында тырышып хезмәт куялар.

 

Алексей Колесников та хуҗалыкның алдынгы шоферы, «КамАЗ» машинасы белән терлек азыгы хәзерләү, бөртекле культураларны сугып алу чорында алыштыргысыз шофер ул. «ГАЗ - 53» машинасында эшләүче Геннадий Семеновның хезмәт стажы 32 ел, ул үзенә тапшырылган техника чарасы белән чәчү вакытында басуга симәнә һәм ашлама ташый, шулай ук амбарда да хезмәт куя. «ГАЗ - 53» машинасы шоферы Николай Шакаевның шоферлык стажы 44 ел. Аңа көзге һәм язгы чәчү вакытында басуга симәнә, ашлама алып чыгып тору эшләре йөкләнә.

 

Язманың тулы варианты белән «Хезмәт» газетасының 41 санында таныша алачаксыз


Нет комментариев