«Якты юл»ның эше көйле бара (+фоторепортаж)
«Якты юл»лылар иң төньякта урнашкан хуҗалык булуга да карамастан, язгы кыр эшләрен дә оешкан төстә беренчеләрдән булып эшләп чыктылар, урып-җыюны да тәүгеләр рәтендә башлап җибәрделәр.
Җәмгыятьнең 92 гектарлы «Алашай» елгасы янында урнашкан рапсы инде «лимонный» төскә керә башлаган, аны да озакка сузмый сугарга кирәклеген ассызыклады сыйфат комиссиясе әгъзасы.
Сыйфат комиссиясе белән эш барышын күреп, сыйфатын тикшерергә килгәндә, махсус сертификатка лаек булган Рифат Бариев борчак басуында сугуда иде. Яңгырларның яумавы әллә каян күренеп, комбайн тузан арасында югала. Әлегә басуның берникадәр өлеше генә урылган, тик инде бүгеннәрдә калганын да «Магдон» белән урачакларын белдерде баш агроном.
Калган комбайнчылар: Наил Закиров, Рөстәм Закиров, Илшат Шиһабетдиновлар «Конкур» сортлы солы сугуда иделәр. Уңыш уртача 24 центнер чыгып бара икән.
Эшләр белән танышканнан соң комбайнчылар, аларның ярдәмчеләре һәм шоферлар бергә җыелып, урында ук йомгак ясалды. «Кыр кораблары»н иярләүчеләргә чапмыйча, җайлап кына эшләп барырга диелде. Чөнки тизлек аркасында югалулар бик күп булуы бар. Әлеге очрашуның иң көтеп алынган һәм күңелле моменты, тырыш комбайнчыларга сертификат тапшыру иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев