Җылы кыш булачак уңышка нинди йогынты ясар?
1978 елда чатнама салкыннар булды, 40 градустан артык салкыннарны күрдек ул чакта
Кыш җылысы – карның аклыгында, яз җылысы – аның ташкынында, җәй җылысы – парлы яңгырында, көз җылысы – алтын кырларында. Әлеге шигырь юлларын укыганнан соң, быелгы үзенчәлекле кыш килеп баса күзалдына. Җылы, елак кышны күреп, инде чатнама суыкларны да сагынырга өлгердек сыман. Мондый кыш киләсе уңышка нинди йогынты ясар? Бу сорау белән без шушы өлкәдәге белгечләргә мөрәҗәгать иттек.
Ирек Галимов, районның баш агрономы:
– Районыбызда, өч хуҗалык – «Игенче», «Алга», «Уңыш»тан кала, барлыгы 4862 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Шуның 2159ы – арыш, 2678е – бодай. Көздән уҗымнар, 2023 ел белән чагыштырганда, тишелеп бетеп, уңайрак булып керделәр. Кыш җылы килсә дә, әлегә уҗымнарның халәтенә бәя бирергә иртәрәк. Яз ничек килә, шуннан тора. Көн җылы булып, төнгә суытып, катырса, шул очракта булачак уңыш өчен чыннан да борчылырга җирлек туачак.
Рафил Ногманов, «Россельхозцентр»ның район бүлеге җитәкчесе:
– Әлбәттә, быелгы кышның җылы булуы уҗымнар өчен бер дә әйбәт түгел. Кар катламы юка булу, туң булмау сәбәпле, көзге культураларның тамыр системасына зыян китерә. Әлегә аларның торышы буенча әйбәт дип тә, начар дип тә әйтеп булмый. Алардагы шикәр күләме канәгатьләнерлек. Март ахыры, апрель башында һава температурасы уйный башлап, уҗымнар уянып киткәч кенә аларга бәя биреп булачак. Соңгы елларда уҗымнарны сыный торган еллар килә. Алай да кайсыдыр хуҗалыкта алар 100 процент сакланыш белән чыга, ә кайсындадыр бозып чәчәргә туры килә. Шуңа сәбәпне, мөгаен, һава торышына гына да бәйләргә кирәкмидер.
Тәбрис Галимуллин, «Маяк» җәмгыятенең баш агрономы:
1979 елдан бирле агроном булып эшләүче Тәбрис Галимуллин мондый кышны бөтенләй дә хәтерләмим, ди. – 1978 елда чатнама салкыннар булды, 40 градустан артык салкыннарны күрдек ул чакта. Ләкин мондые беренчесе. Басуга барып уҗымнарның торышын карап торам инде. Анда да шаккатмалы хәл – бер түгел, ә икешәр боз катламы булган җирләр бар, бу шул көн җылытып, суытып уйнаганның нәтиҗәседер инде. Безнең хуҗалыктагы уҗымнарның торышына килгәндә, алар әлегә әйбәт. Кар катламы булмаган басулар юк, күпчелек җирдә аның катламы 20 сантиметр, кайбер урыннарда, мәсәлән, иңкүлекләрдә 30 сантиметр. Кар бетәр-бетмәс вакытта гына суык-лар була күрмәсен инде. Узган ел да бит туфракта – 7 градус булып, арышка зыяны булды. Кышның нинди килүен күреп, алдан ук әзерлек эшләре алып барабыз инде, кар бетәр-бетмәс вакытта, уҗымнар инде ачылгач, ашлама белән тук-ландырырга исәплибез. Җәйнең нинди киләсен дә фаразлап булмый, ул бик эссе килеп, корткычлар зыянлый башласа, шулай ук вакытында агуларга кирәк булыр инде.
Искәндәр Гыйльметдинов, «Бөрбаш» җәмгыятенең баш агрономы:
– Көзге культураларны элеккеге кебек күп чәчмибез бит инде хәзер, 200 гектар чамасы гына, күбрәк өстенлекне сабан культураларына бирәбез. Көздән дә коры булу сәбәпле, уҗымнар авырлык белән генә тишелеп, 70-80 процент тишелеш белән керде кышка. Соңгы елларда гел шулай була башлады. Уҗымнарның торышы белән танышып торабыз. Анда боз катламы бар, ләкин ул чын боз түгел, шуңа да зыян китерә торган түгел. Язга чыккач барлыкка килгән боз катламы гына сагаерга мәҗбүр итәчәк. Мин 1981 елдан агроном хезмәтендә, моңа охшаш кышны 1983ме, 1984ме елда күрергә туры килде. Ул вакытта апрель аенда басуда каток сыман ялтырап торган боз иде. Инде андый яз килә күрмәсен.
Айдар Әсхадуллин, «Кама» җәмгыятенең баш агрономы:
– Әлегә уҗымнар өчен борчылырга җирлек юк, чөнки көздән әйбәт тишелеш белән керделәр. Басулардагы кар катламы да 20-30 сантиметр, 40 сантиметр булган җирләр дә бар. Күпьеллык үләннәр дә кышка ныгып керде. Хәзер иң мөһиме яз көне яңгырлар булып, матур көннәр торуы.
Ранил Әхмадуллин, «Борнак» җәмгыятенең баш агрономы:
– Көздән дым әйбәт булып, безнең хуҗалыкта көзге культуралар әйбәт тишелеш белән калды. Арыш – 113, бодай 151 гектар мәйданга чәчелде. Шушы айда «Россельхозцентр» уҗымнарның сакланышын тикшереп, әйбәт дигән нәтиҗә җиткерделәр. Кыш нинди генә булса да, безне – агрономнарны ул куркытмый, яз гына сыната күрмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев