Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Хикмәтле бакча уңышы» фотосурәтләр конкурсында тавыш бирү этабы башланды.

Ниһать, бәйгедә тавыш бирүне башлап җибәрәбез.

Бәлки бәйгегә тагын фотосурәтләр килер дигән өмет белән материаллар туплауны бүгенгә кадәр суздык… Бәйгебезгә барлыгы 7 фоторәсем килеп иреште, алар сайтныӊ «Хикмәтле бакча уңышы» бүлегендә урнаштырылды.
Хәзер инде тавыш бирүне башлыйбыз, сайтыбыз укучылары тарафыннан кайсы бакча уңышы хикмәтлерәк дип табылыр. Дуслар активрак булсагыз иде, үз тавышыгызны биреп конкурска нәтиҗә ясарга үзегездән дә өлеш кертсәгез иде.
Тавыш бирүнең тәртибенә килсәк ул 25.09.2014 - 10.10.2014 барачак, 10нчы октябрь сәгать 3тә бәйгегә килгән иң гаҗәеп бакча уңышы билгеләнәчәк.
Тавыш бирү өчен сайтыбызга керергә уң як баганада «Һава торышы» баннеры астында «Тавыш бирү» сәхифәсендә, үзегезгә ошаган эшне билгеләргә һәм «Әйе» төймәсенә басарга кирәк. Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бер компьютердан бер тәүлеккә бары тик, бер тапкыр гына тавыш биреп була.
Хәерле сәгатьтә, башлыйбыз тавыш бирүне…
Фото: http://www.hozvo.ru/news/vegetable_garden/Ovoschi-gigantyi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250