Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Игътибар: яңа конкурс - " Хикмәтле бакча уӊышы"

Халкыбызда шундый тирән мәгъгәле әйтем бар: "Акча җимеше түгел, бакча җимеше".

Бүген нәкъ менә хуҗабикәләребез бакча җимешләрен җыю, аларны кайнату,тозлау, маринадлау... кыскасы, кышка хәзерләнү белән мәшгуль.
Аларга игътибар беләнрәк карагыз әле: араларында хәбәрчебез Гөлсинә Гарипова язмасындагы кебек, үзара гибридлашканнары, башка форма алганнары, артык үскән гигантлары юкмы икән?
Кыскасы, бу конкурсыбыз нәкъ менә үзенчәлекле яшелчә-җиләк-җимеш үстерүчеләр өчен. Бәлки сезнең бакчада гына үсә торган эксклюзив берәр нигъмәт, җиләк-җимеш, яшелчә бардыр?
Иренмичә шуныӊ белән фотога төшеп җибәрсәгез, үзегез турында ике-өч сүзлек мәгълүмат язсагыз, шул да җитә. Күргәнегезчә, конкурсыбыз катлаулы түгел. Сездән BaltasiRed2005@yandex.ru адресына, яисә «В контакте» социаль челтәрләре аша, рәсемнәр көтәбез.
Фотолар 20 нче сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Ә аннан соӊ иде тавыш бирү оештырылачак, анысын соӊарак хәбәр итәрбез.
Димәк, башладык. Хәерле сәгатьтә!
Фото: http://www.hozvo.ru/news/vegetable_garden/Ovoschi-gigantyi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250