Глоксиния гөленә өстән су сибү черүгә китерергә мөмкин
Глоксинияне кышка йоклатырга куркам, дип язучылар күбәйде. Аңлыйм, кышын бәрәңгесе я кибәр, я язын уянмас, дигән курку үземдә дә юк түгел. Шуңа күрә без үзебезгә страховка ясыйк — яфрак тамырландырыйк.
Өске, яшь яфрак — иң кулае. Сабагы бик озын булмасын. Кайнап суынган суга башта бер таблетка активлаштырылган күмер (актив.уголь) салабыз. Савыт караңгы төстәге булса әйбәтрәк. Яфракны бөтенләй батырмаска, сабагы күмелерлек итеп суга утыртабыз. Тамырлары күренгәч, грунтка утыртырга була, тик алар күбрәк үссә, ышанычлырак.
100 гр лы үтә күренмәле стаканга утырту җайлырак, астан тишек ясарга онытмагыз. Глоксиния гөленә өстән су сибү черүгә китерергә мөмкин, шуңа астагы савытына су салу отышлырак.Кайчак яфрак озак тамырлана, я озак тишелә, көтәбез. Яфрак үзе я кибеп, өзелеп төшә, я яшел көе утыра, анда да борчылмыйбыз. Үтә күренмәле стакан стенасы аша тамырлары артканы күренсә, димәк, бар да яхшы, ул тиздән тишелеп чыгачак.
Уңышлар!
Чыганак: https://vk.com/id420506907?w=wall420506907_9213%2Fall
Нет комментариев