Кычытканның файдасы бик күп, аңа суган кабыгы кушылса, тагын да яхшырак
Җир кибә башлау белән бакча җиләгенә коры көл сибеп чыгам. Аннан соң 10 л суга 2 аш кашыгы нашатырь спирты кушып сиптерәм.
Чәчәккә бөреләнгәндә, 10 л суга 1 аш кашыгы мочевина кушып бер тапкыр сибеп чыгам. Соңрак, бер тапкыр кычыткан әчетеп сибәм.
Кычытканның файдасы бик күп, аңа суган кабыгы кушылса, тагын да яхшырак. Аннан җиләкләрнең яфраклары ямьсезләнә башласа, чир билгеләре күренсә, 10 л чиләккә 1 ампула «Топаз» кушып сиптерәм. Ул гөмбәле чирләрдән булыша.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев