Бакча җиләген ничек тәрбияләргә?
Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә
Бакчада кар эрү белән иң беренчеләрдән булып бакча җиләгенең яшел яфраклары күренә башлый. Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.
Бакча җиләге мул уңыш бирсен өчен биш кагыйдәне истә тотыгыз!
1.Җиләкнең кипкән яфракларны кисеп атыгыз.
2. Җиләк төпләрендәге чүп үләннәрен чистартыгыз.
3. Җиләк төбен йомшартыгыз.
4. Җиләккә ашлама кертегез.
5. Иң азакта җиләк төпләренә мульча җәегез.
Бакча җиләген тукландыру
Яз көне азотлы ашлама һәм органика кирәк. Җиләк бирә башлагач, башка төрле ашлама кертәсе була.
1.Яз көне исә җиләккә нашатырь спирты сибәргә була. Ул азотны тамырларга ук җиткерә, корткычларны да үтерә. Моның өчен 10 литр суда 40 мл нашатырь эретегез, шуңа 40 мл гумат кушыгыз. Һәр җиләк төбенә шушы эремәне берәр литр салып чыгыгыз.
2.Яфраклар нык үсеш алган вакытта 1 бал калагы бәвелчәне 10 литр суда болгатып, түтәлләргә сибәргә.
3. Чәчәк атар алдыннан 2 грамм иммуноцитофитны 10 литр суда эретеп, үсемлекләргә бөркергә.
4. Чәчәк ату чоры башында 1 аш кашыгы азот, фосфор, калий катнашмасын 10 литр суда эретеп, түтәлләргә сибәргә.
5. Өченче тапкыр ашлаганнан соң икенче көнне 1әр чеметем борны һәм бакырны 10 литр суга кушарга һәм 10 тамчы йод өстәргә. Эремәне яфракларга да, туфракка да эләгерлек итеп сибәргә кирәк. Шуннан соң туфрак өстенә көл сибеп чыгарга.
6. Уңышны җыеп алуга ипи пешергәндә кулланыла торган 100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретергә һәм үсемлекләргә бөркергә.
7. Августның беренче яртысында 2 аш кашыгы суперфосфат белән 0,5 стакан көлне 10 литр суда эретеп, түтәлгә сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев