Бакча җиләген тукландыру өчен киңәшләр
Бу раствор җиләкләргә яшәү көче бирә, хәл кертә. Жиләк уңышын бермә-бер арттыра!
Кыш чыккан җиләкләрнең иске, авыру яфракларын кисеп, төпләрен йомшартып чыгабыз. Аралары киңрәк булса, көрәк очы белэн генә казып чыгарга да була
Шуннан соң әйбәтләп су сибеп чыгабыз. Аннары мондый раствор әзерлибез: 10 литрлы чиләкле суга 0,5 чәй кашыгы БОРНАЯ КИСЛОТА( кайнар суда эретеп салабыз), 0,5 чәй кашыгыннан кимрәк итеп МАРГАНЦОВКА, 15 тамчы ЙОД, 2 аш кашыгы НАШАТЫРЬНЫЙ СПИРТ салып болгатабыз.
Әйбәтләп болгаткач дымлы жиләк төпләренә 0,4 л салып чыгабыз. Бу раствор җиләкләргә яшәү көче бирә, хәл кертә. Жиләк уңышын бермә-бер арттыра!
Шунын өстенә көл сибеп куйсагыз тагын да шәп була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев