Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакчачы календаре

Гыйнвар — елның башы, әмма кышның уртасы.

Гыйнвар — елның башы, әмма кышның уртасы. Бакчалар тирән йокыда, инде бакчачыга да ял итеп алу ярар кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Кышын кар аз булса, бакчачы агачларның тамыр системасы тирәсенә мөмкин кадәр күбрәк кар туплау турында кайгыртырга тиеш. Агачның кәүсәсе, ябалдашы минус 35–40 градуслы суыкларга да түзә, ә менә тамырлары нибары минус 15–20 градусны «күтәрә». Кар калынлыгы 0,5 метр булганда, мәсәлән, һава температурасы минус 35 градус күрсәткәндә дә кар астында нибары минус 5–10 градус була. Менә шуңа да агачларның тамыр системасына калын итеп кар салу мөһим.

Көчле февраль суыклары башланганчы, җиләк-җимеш куакларын: кура җиләген, куаклы чияне, карлыган, крыжовникны карга күмүне дәвам итегез. Бу аларны ышанычлы төстә суыктан саклар.

Җылы көннәрдә кәүсә төпләренә кар туплап, кимерүчеләр керә алмаслык итеп, тыгызлап таптарга кирәк. Көз көне сез, кимерүчеләрдән саклау өчен, агач кәүсәләрен рубероид, нарат ылысы белән төреп, бәйләп куйган булсагыз, вакыт-вакыт аларның бөтенлеген тикшерегез: ул ертылган яки өзелгән булса, төзәтеп бәйләгез.

erid: 2VtzqumtM4F

Франс Хәлиловның «Бакчачы — синең өчен» китабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B