Белгеч киңәше: кышка сарымсак һәм суган утырту
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова көзен сарымсак һәм суганны дөрес утырту турында киңәшләре белән уртаклашты
Сарымсак утырту
Сарымсак уңдырышлы җирләрне өстен күрә, комлы туфракларда яхшы үсә. Туфракның кислоталылыгы pH 6-7 чикләрендә булырга тиеш.
Түтәлләрне утыртуга 1 — 1,5 атна кала, туфракны 25 см тирәнлеккә казып әзерләргә кирәк.1 кв. метрга 5-6 кг черемә, 30 г суперфосфат һәм 20 г калий тозы кертәләр.
Безнең якларда сарымсакны утырту вакыты — сентябрь-октябрь айлары, ул вакытта туфракның температурасы 5 см тирәнлектә +12 °С ка кадәр төшәчәк. Утырту өчен эре (6 г нан артык) һәм уртача (3-6 г) тешләр кулланалар.
Утырту алдыннан тешләрне зарарсызландыру өчен 12 сәгатькә марганцовка эремәсендә яки бакыр купоросының 1% эремәсендә чылаталар.
Кәбестә, кабак, кузаклылар, яшел культуралар сарымсак өчен яхшы элгәреләр булып тора. Сарымсакны элеккеге урынына дүрт-биш елдан кайтарырга кирәк.
Түтәлдәге рәтләр арасындагы ара 20-25 см, үсемлекләр арасындагы ара 10-12 см булырга тиеш. Тамырлар үсүне тоткарламас өчен, тешләрне җиргә кысмаска кирәк.
Утырту тирәнлеге туфрак тибына һәм сарымсак тешләренең зурлыгына бәйле. Теш башыннан туфрак өслегенә кадәр 3-4 см булырга тиеш. утыртмаларны 2-5 см калынлыктагы торф, черемә яки опилка катламы белән мульчаларга кирәк.
Суган утырту
Кышын утырту өчен суганның барлык сортлары да яраклы түгел. Көзен, гадәттә, салкынга чыдам Арзамас, Данилов, Стригунов, Штутгартен сортларын чәчәләр.
Чәчү алдыннан материалны карыйлар, калибрлыйлар. Суганчыклар арасын 6-7 см ераклыкта 5 см тирәнлектәге буразналарга утырталар. Рәтләр арасында 15 см ара саклана.
Суган, сарымсак кебек үк, уңдырышлы туфракны ярата. Шуңа күрә казып алганда 1 кв. м га 5-6 кг черемә, 10 г калий сульфаты һәм 20 г суперфосфат кертергә кирәк. Утырту алдыннан туфракка квадрат метрга 10 г исәбеннән агач көле сибәләр.
Суганны иң элек кар киткән һәм су җыелмаган урыннарга утыртырга кирәк. Помидор, кыяр, борчак, фасоль, чөгендер, салатлар үскән җиргә утырту яхшы була.
Кышка иң яхшысы — вак суган (диаметры 1 см га кадәр) һәм чәчүлек (суган диаметры 1-3 см) чәчү. Әгәр дә сез яшел суганны мөмкин кадәр иртәрәк алырга телисез икән, кышка бераз эре чәчкеч утыртыгыз (диаметры 3 см дан артык).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев