Белгеч киңәше: виноградны кайчан кисәргә һәм капларга?
Бакчачыга

Белгеч киңәше: виноградны кайчан кисәргә һәм капларга?

Тотрыклы түбән температура башлангач кына виноградны капларга кирәк.

Виноградның вегетациясе +10 оС та башлана һәм шундый ук температурада тәмамлана да. Әмма чыбыкларның өлгерү процессы әле һаман дәвам итә, тамыр системасының биологик процесслары бик акрын гына кышын да бара.

Күп бакчачылар чыбыкларны вакытыннан алда кисә, шуның белән аларның кышка әзерләнү процессын туктата. Температура +10 ОС тан түбән төшкәч виноградны шпалердан төшерәләр, ә кисүне кыраулардан соң гына башкарырга кирәк.

Тотрыклы түбән температура башлангач кына виноградны капларга кирәк. Мин һәрчак виноградны температура —7...—10 оС ка кадәр төшкәч кенә каплыйм.

Бакча


бакчачыга

Нет комментариев