Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Бу авырудан агачлар үлми, әмма үсү чоры тоткарлана

Бу гөмбәчек коелган яфракларда кышлый

Алмагачлар, грушаларда була торган йогышлы чир - парша бу. Дымлылык, яңгырлар аркасында бу гөмбәчек тиз тарала. Җил, кошлар, бөҗәкләр дә тарата. Бу авырудан агачлар үлми, әмма үсү чоры тоткарлана, әлбәттә инде грушалары да, алмалары да таплы була.

Ничек көрәшергә? Көз көне бөтен корган ботакларын кисәсез. Барлык коелган яфракларны, авыру алма-грушаларын жыеп территориядән чыгарып атасыз. Кәүсәләрен медный купорос кушылган побелка белән агартасыз. Яфраклары коелгач Бордоская смесь 3 % сиптерергә (3% лыны яз көне бөреләр уянганчы да сиптерергә кирәк). Бар тагын Строби, Хранитель, Скор дигән препаратлар. Болар белән сезонга 3-4 эшкәртү үткәрергә кирәк. Биопрепарат Фитоспорин сиптереп торырга була 10-14 көн саен.

Бу гөмбәчек коелган яфракларда кышлый. Яз җитүгә бик тиз спораларын чәчә. Яз башыннан  бөреләр ачылганчы, чәчәк атканчы, җимешләре барлыкка килгәч дәваларга кирәк.  Бордоская смесь белән дәваласагыз иң беренчесе 3% лы кирәк, бөреләре ачылганчы.  Аннан бөреләр ачылгач 1% лыны ясап сиптерәсез.

Эльмира Исхакова

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев