Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Чәчәк атып бетергәч тюльпаннарны нишләтергә?

Әле кайчан гына чәчәкләр безне сөендереп торса, таҗлары коела башлады. Киләсе елга да бу матурлыкка хозурланыр өчен, тюльпаннарны нишләтәсе?

Иң элек аларның таҗлары коелган чәчәк сабагының очын – орлык тартмасын өзеп алырга кирәк. Орлык үстерү өчен көчен сарыф итмәсен. Ә яфраклары һәм чәчәк сабагы әле аның үзенә кирәк, аларга тимибез.

Чәчәк атып бетерде дип, су сибүне ике атна буена туктатмыйбыз.

Бу чорда аларны ашларга була. Моның өчен 15  г суперфосфат, 15 г калий селитрасы кулланабыз. Азотлы ашламалар кулланырга ярамый. Яфраклар саргайгач, аларны өзәбез. Тюльпаннарны яңа урынга күчереп утыртасы булмасагыз, аларны төптән үк кисеп алырга була. Әгәр суганчаларын казып алып, көзен башка урынга утыртырга уйласагыз, яфракларны калдырабыз.

Тюльпан суганчаларын ел да казыйсы юк, аларны ике елга бер тапкыр казып алып, яңа урынга утырту да җитә.

Бу эшне яфраклар тулысынча саргаеп, кипкәннән соң гына башкаралар. Ул июль башы-июль уртасына туры килә.

Казып алганнан соң, суганчаларны иске кабыгыннан арындыралар. Күләгәле урында киптереп, утыртканчыга кадәр чүпрәк капчыкларда салкынча урында саклыйлар.

Суганчаларны кабаттан җиргә көз көне, туфрак 10 градуска кадәр суынгач утырталар. Бу сентябрь ахыры, октябрь башларына туры килә. Утырту тирәнлеге 15 см чамасы. Суганча араларын 10-12 см итеп калдырырга кирәк.

Әгәр дә тюльпан суганчаларын казып алмасаң, нәрсә була, диярсез. Алар елдан-ел тирәнгәрәк китә һәм чәчәкләре дә елдан-ел вагая. Ә тора-бара калын туфрак астыннан тишелеп чыгарга аларның инде көче җитмәячәк.

Бакчада үскән лаләләрне казып алып, яңа урынга утыртырга кирәк.

Чыганак: https://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/tiulpannar-cacak-atyp-betkac-nislarga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тюльпан