Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Чүпне нәрсә бетерә?

Сезон азагында рапс, гәрчич, арыш чәчеп калдырган очракта да бакчада чүп үләннәре сизелерлек кими.

Бакчада яшелчәләрдән дә алда чүп үләннәре чыга. Аларның вакларын утыйбыз, тирәнрәк тамырлыларын казып алабыз.

Белгечләр фикеренчә, бакчада чүптән арыну өчен мүлчә яхшы ярдәм итә. Хәзер кибетләрдә мүлчәнең ниндие генә юк. Аны үзегез дә ясый аласыз. Алар агач ботакларын ваклап, ылыс, хәтта шул ук чүп үләннәрен (орлыкларыннан башка) киптереп, ваклап ясала.

Алтай ягында, мисал өчен, каработдай эшкәрткәннән соң калган калдыклар бик популяр икән. Ылыстан ясалган мүлчә чүпләрдән генә түгел, үсемлекләрне корткычлардан да саклый. Андый мүлчәне урманда, ылыслы агачлар төбеннән җыя аласыз.

Мүлчә 2-3 см калынлыкта булырга тиеш. Болай эшләгәндә чүп тә үсми, мүлчә астындагы туфрак, су сипкәннән соң да тыгызланмый. Өстәвенә мүлчә дымны да саклаячак.

Сезон азагында рапс, гәрчич, арыш чәчеп калдырган очракта да бакчада чүп үләннәре сизелерлек кими. Рапс һәм гәрчич гликозид дигән матдә бүлеп чыгара. Ул матдә чүп үләннәре үсешен киметә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мүлчә