Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Февраль аенда бакчачы өчен мөһим эшләр

Күпләребез яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен үзебез үстерергә ярата.

Арбаңны — җәй, ча-наңны кыш әзерлә, дигән бит халык. Шуңа күрә чын бакчачы кышкы көннәрдә дә эшсез утырмый, ә көрәк, тырма, бакча кайчысы һәм пычкысын, секатор һ.б. коралларын караштырып, җәйгә әзерли башлый.

Күпләребез яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен үзебез үстерергә ярата. Моның өчен үсенте тартмаларын бүгеннән әзерләргә кирәк. Бу максатка кибеттән сатып алынган контейнерлар да, тактадан ясалган тартмалар да, яшелчә-җимеш һәм сөт ризыкларыннан калган савытлар да бара. Аларның тирәнлеге 8-10 см. дан ким булмаска тиеш, ә озынлыгы исә тәрәзә төбе яки өстәлнең киңлегеннән тора. Мөмкинлеге булганнарга үсентеләр өчен торфтан яки пластмассадан ясалган савытлар сатып алырга киңәш ителә, алар булмаса, йогурт, сөт пакетлары кулланырга мөмкин. 

Бакчага чыгып, кар кап-лаган агачларга куяннар яки тычканнар зыян салмаганмы икәнен даими тикшереп торыгыз. Тычканнарга юлны ябу өчен агач һәм куак төпләрендәге карны таптап торыгыз, алар йөргән юлларга алдаткыч агулар куегыз. Тычканнар кышын аеруча маргариткалар, төрек кәнәфие, икееллык кыңгыраулар белән теләп сыйлана. Саклауга куелган бәрәңгеләр, суганчалар һәм чәчәкләрнең тамырлары ничек саклануын күзәткәләп торыгыз. Әгәр саклаган урын җылы булып, үсешкә киткәннәр икән, аларны чүлмәкләргә утыртыгыз һәм якты урынга урнаштырып, аз-азлап кына су сибеп торыгыз. Язын бакчага күчереп утыртырга мөмкин булачак. 

Февральдә орлыкларны тикшерергә кирәк. Сатып алганда орлыкларның фирма пакетларына салынганына өстенлек бирегез. Аларны чәчкәндә тиешле таләпләрне үтәсәгез, мул уңыш алып куанырсыз. Ә менә үз бакчагызда үстерелгәненең шыту сәләтен тикшереп карарга кирәк булыр. Моны вакытны һәм көчегезне әрәм итмәс һәм өметләрегез челпәрәмә килмәсен өчен эшләргә кирәк.

Февраль аенда помидор, татлы борыч, баклажаннарны чәчәргә артык ашыкмагыз. Борыч һәм баклажанның биек булып үсүче һәм гибрид сортларын февральнең 20ләрендә чәчәргә мөмкин, ә биек үсүче помидорларны, иң яхшысы, март башында чәчү. Борычлар күчереп утыртуны авыр кичерә (аларның суыручы тамырлары җиңел өзелә һәм бик авыр төзәлә). Шуңа күрә аларны шунда ук ярты литрлы савытларга араларын 2-3 см. чамасы калдырып, өчәр орлык утыртырга киңәш ителә. Киләчәктә борычларны тирәнәйтмиләр, шуңа күрә аларны шунда ук тирәнгәрәк утыртыгыз (3-4 см.). Шытымнар чыккан чакта орлык тышчасын ташлап өлгерсен дисәгез, утыртыр алдыннан туфракны яхшы итеп дымландырырга киңәш ителә. Аннан аны кашык белән баскалыйлар һәм өслегенә орлыклар тезәләр. Шуннан өсләрен 4-5 см. калынлыкта коры туфрак белән каплыйлар һәм тыгызлыйлар. Аннан стаканнарны полиэтилен капчыкларга урнаштырып, өсләрен бәйлиләр һәм җылы урынга урнаштыралар. Болай эшләгәндә, борычлар 1 атнадан тишелеп чыгалар. Моның өчен аларны 28-30 градус җылылыкта тоту кирәк. Һава температурасы 40тан күтәрелсә дә һәм 20 градустан түбән төшсә дә, борыч орлыклары харап булачак. Температура 23-25 градус чамасы торганда орлыклар нибары 2-3 атнадан соң гына шытып чыгачак. Тәүге шытымнар күренү белән үк (башкаларын көтеп тормастан), савытларны башта бер атнага салкынча урынга (15 градус чамасы), аннан якты-җылы урынга куялар (25 градус чамасы). Баклажан һәм помидор орлыклары белән бернинди дә мәшәкать юк: алар болай да яхшы тишелә. Аларны да борыч чәчкән кебек чәчәләр, ләкин 2 см. тирәнлеккә.

Февральдә сарымсак һәм суганның үсешкә киткәннәре очрый. Бу процессны инде туктатып булмый, шуңа аларны ком яки әче булмаган туфрак тутырган савытка, берсенә-берсен терәтеп утыртыгыз да, су сибеп тәрәзә төбенә урнаштырыгыз. Озак та үтмәс, яшел тәмләткечләр белән сыйлана башларсыз.

Гөлара Арсланова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча эшләре