Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Гортензияне капларгамы?

Көзен тирәсендәге чүп үләннәрен утарга, гөмбәле авырулардан саклау өчен бакырлы препарат белән эшкәртергә кирәк

Гортензия — безнең кышларга чыдам үсемлек, әмма барлык төрләре дә түгел. Шуңа капларгамы дигән сорауга җавап биргәнче, сездә нинди төре үсүен белергә кирәк. Урта полосада себеркәчле (метельчатая), агачсыман (древовидная), эре яфраклы (крупнолистная) төрләре үсә. Эре яфраклысын кышын капларга кирәк. Себеркәчле һәм агачсыман төрләренең 2 елга кадәрге яшьләрен генә каплыйлар, калганнарын азрак кыскартып, кышка әзерләп калдыру җитә.

Эре яфраклы гортензия узган елгы ботакларында гына чәчәк ата, шуңа аларны суыктан саклау төп бурыч. Салкын климатлы төбәкләрдә гортензиянең бу төрен чүлмәктә үстерәләр һәм кышын җылы урынга (базга) кертәләр. Бездә ул бакчада да үсә ала, тик каплап калдырганда гына.

 

Көзен тирәсендәге чүп үләннәрен утарга, гөмбәле авырулардан саклау өчен бакырлы препарат белән эшкәртергә кирәк. Чәчәкләрен кисегез, төбен мүлчәләгез, ботакларын бергә бәйләп җиргә бөгегез. Сынмасыннар өчен моны акрынлап сак кына эшләргә кирәк. Җирдә юешләнмәсен өчен астына фанер, такта җәеп калдыру яхшырак. Өстенә чыршы ботагы салырга һәм капчык, спандбонд кебек материал белән төрергә кирәк.

Чыганак: https://vk.com/bakchada?w=wall-189015555_12167 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев