Җимеш куакларына корткычлар ияләшсә, нишләргә?
Горчица порошогын хоста кебек үләннәрнең тирә-ягына сибү отышлы булыр
Җимеш куакларын төрле корткычлар баса башласа, коры горчица порошогы кушып ясалган эремә белән эшкәртергә кирәк.
Моның өчен 10 литр суга 100 грамм горчица алына. Аларны кушып болгаткач, ике көн тышта тотасың һәм, сөзеп, су белән яртылаш сыеклыйсың. 10 литр сыекчага 40 грамм кер сабыны кушарга кирәк. Әлеге сыекчаны алма, чия, слива агачларына да сибәргә мөмкин. Ул яшелчә-җимешләрне төрле зарарлы бетләрдән, корткычлардан коткарачак.
Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган “яшел сабын” белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була. Әгәр инде яшел, кара бетләр күпләп сырган булса, 10 литр суга бер аш кашыгы аш серкәсе эссенциясе кушып сиптерегез. Бер-ике тапкыр кабатлаганнан соң, зарарлы корткычлар юкка чыгар.
Горчица порошогын хоста кебек үләннәрнең тирә-ягына сибү отышлы булыр. Төрле корткычлар качып бетәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев