Кәбестәнең иң зур дошманнары — лайлач әкәм-төкәм һәм ак күбәләк кортлары.
- Кәбестә тирәсенә һәм яфракларына көл сибегез. Көл өстеннән лайлач әкәм-төкәм йөри алмый. Көлгә яртылаш коры гәрчич кушарга мөмкин. Күбәләк кортлары да мондый яфракларны яратмый. Шуның өстенә көл гөмбәле чирләрне кисәтә.
- Тәмәке тузаны сибәргә була, аның исенә бер күбәләк тә килми.
- Кәбестә кортларын юк итү өчен «Алатар» сиптерергә була, әмма көтү вакыты озак — 20 көн. Аны хәзер соң өлгерә торган кәбестәгә генә сиптерергә мөмкин, мондые октябрьдә генә җыела.
«Актофит», «Биокилл» — биологик препаратлар, эшкәрткәннән соң 3 көннән кәбестәне ашарга ярый. Исегездә тотыгыз: биологик препаратларн +18 оСтан югарырак температурада гына нәтиҗәле.
Чыганак: Бакча
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев