Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Каен дегете корткычлардан саклый

Җәен яңгыр ява, тузан да куна, исе беткән саен яңартып торырга кирәк.

Теплицада яшелчәләргә акканат (белокрылка) зыян салырга мөмкин. Теплицада 4-5 урынга каен дегетенә (березовый деготь) манылган тасмалар элеп куям. Исе беткән саен дегетне өстәргә була.

Кызу көннәрдә исе бигрәк тә көчле чыга, теплицага корткычлар керми. Былтыр ишек кырыйларына да буяп куйдым, акканат кермәде.

Каен дегетен җиләклеккә дә куям. Бакча җиләгенә долгоносиклар якын килмәсен өчен, бөкләнгән сварка электродларына тасмаларга кискәләнгән салфетка бәйләп, каен дегете сибәм. Моның өчен көнкүрештә кулланыла торган рулонлы коры салфеткалар уңайлы. Җәен яңгыр ява, тузан да куна, исе беткән саен яңартып торырга кирәк.

Фәнзия ӘХМӘТШИНА

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев