Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Карбызның нитратлы булуын ничек белергә?

Аны өй шартларында җиңел генә тикшереп була.

Иртә сатуга чыккан карбызларны алудан тыелып тору яхшырак, чөнки аларның өлгерүен тизләтү өчен еш кына нитратлар һәм үсеш стимуляторлары кулланалар. Бу хакта «Аңлатабыз. рф» телеграм каналында сөйләделәр.

Карбызның чын тәме һәм нитратларның аз күләме сезонында басуда өлгергән карбызларда гына була. Белгечләр әйтүенчә, нитратлар — үсемлекләргә кирәкле табигый минераль ашламалар. Өлгергән карбызда нитратлар калмый диярлек, алар өлгерү процессында таралып бетә. Нитрат эзләре өлгермәгән җимешнең кабыгында гына сакланырга мөмкин.

Карбызда нитратларның күп булуы кискен агулануга, хәтта хроник авыруларга, тахикардия яисә баш авыртуы белән җәфалануга кадәр китерә.

Карбызда нитратлар бармы-юкмы икәнен өйдә тикшереп белеп була. Кайнаган җылы сулы стаканга бер кисәк карбыз йомшагын салыгыз. Әгәр су алсу төскә керсә, мондый карбызны ашамавың яхшырак. Әгәр тоныкланса, барысы да яхшы дигән сүз.

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Чыганак: kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карбыз