Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Күмер файдасы

Даруханәләрдә сатылучы активлаштырылган күмер үсемлекләр, гөлләр үстерүдә дә уңышлы кулланыла.

Бүлмә гөлләренең туфрагына активлаштырылган күмер кушып йогышсызландырга була. Бер чүлмәккә зурлыгына карап 1 яки 2 төймәне урталай яисә дүрткә бүлеп салырга кирәк. Күмерне бик тирәнгә күммәгез, порошоксыман төюнең дә кирәге юк. Күмерне барлык гөлләргә дә куярга ярый. Ул туфракны күгәрүдән, үсемлекләрне тамырлары черүдән саклый.
Караяк чире билгеләре сизелү белән авыру үсентене йолкып алырга һәм ул урынга төелгән активлаштырылган күмер сибәргә кирәк.
Үсемлекләрне, гөлләрне бүлгәндә киселгән урынга төелгән күмер сибегез. Ул тамырларны черүдән саклар.
Вазадагы чәчәкләр озаграк сулмый торсын өчен суына күмер кушарга була. Активлаштырылган күмерне 1 л суга 2 төймә исәбеннән кушарга кирәк. Ул чәчәк сабакларын черүен тоткарлый.

 

Чыганак: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев