Мондый тукландыру үсүне стимуллаштыра, тамыр системасын ныгыта һәм үсемлекләрнең активрак үсешенә ярдәм итә
Кыярларны витаминлы тукландыру – үсентеләрне тиз үстерү һәм ныгыту өчен бик яхшы чара.
Кирәк булачак:
— 1 литрлы банка
— 0,5 л җылы су
— 1 аш кашык коры чүпрә
— 1 аш кашык шикәр
— 5 л җылы су
— көл — һәр куак астына 1шәр кашык
Әзерләү тәртибе:
1. 1 аш кашыгы коры чүпрәне 0,5 л җылы суга эретергә, болгатырга.
2. 1 аш кашыгы шикәр өстәргә, яңадан болгатырга.
3. Җылы, караңгы урында 2 сәгать торырга.
4. Әчегән концентратны 5 литр җылы су белән кушарга.
5. Алга таба 1 литр бу эремәне 10 литр чиста суга кушып кыярга сибәргә.
Һәр төпкә 0,5 литр эремә сибәргә һәм өстәмә рәвештә 1 кашык көл салып җиңелчә генә йомшартырга.
Мондый тукландыру үсүне стимуллаштыра, тамыр системасын ныгыта һәм үсемлекләрнең активрак үсешенә ярдәм итә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев