Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Кыярны нигә «сукырайтырга»? Агроном киңәше

Гәрчә бу ысул кыяр бирүне тоткарласа да, соңыннан уңышын арттыруга китерә

«Сукырайту» — чәчәк атканчы, бөреләрне яфрак куеныннан өзеп ташлау дигән сүз. Теплицада партенокарпик (серкәләндерү таләп ителми) сортлы кыяр үстергәндә, бу ысулны куллану аеруча кирәк. Гадәттә мондый кыяр иң аскы яфрагыннан бөреләнә башлый. Гадәттә түбәнге 4–6 яфрак куенындагы бөреләрне өзеп ташлау киңәш ителә. Гәрчә бу ысул кыяр бирүне тоткарласа да, соңыннан уңышын арттыруга китерә.

Ник дигәндә, үсентегә башта тамыр-яфракларының әйбәтләп үсүе-ныгуына мөмкинлек бирә. Ә бу аның алга таба үсүе өчен бик кирәк. Кыярны өскә бәйләп үстергәндә «сукырайту» аеруча кирәк. Түбәнге өлешенең төп сабагында ян бәбәкләре булмау түбәнге яфракларының яхшырак җилләнүенә, яктылыкның күбрәк төшүенә китерә. Нәтиҗәдә алар тиз саргаймый, кыярны күбрәк бирә. Бу ысул кәлшә чорында начаррак үскәннәренә аеруча файдалы. Башкаларны куып җитсен өчен боларын хәтта 1–2 бөрегә күбрәк «сукырайту» киңәш ителә. Ә инде кыярны тизрәк ашый башлау өчен, берничә үсентенең 1–2 бөресен генә өзеп алырга мөмкин.

Чыганак: https://vk.com/feed?w=wall-187772453_142954

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев