Үзегезгә саклап куегыз!
10 л суга 700 г лы банка белән суган кабыгы салып, кайнатып чыгарырга һәм 12-14 сәгать төнәтергә. Сөзәргә. 4 л суга 1 л суган кабыгы төнәтмәсе кушып, кыярларга сибә аласыз.
Аны өстән яфракларга сиптерергә дә була. Ул яфракларын яшәртә, үсемлекнең иммунитетын яхшырта.
1 л эремчек суын 5 л суга кушып, кыярларга сиптерергә була.
Кичтән 1 арыш ипиен 1 чиләк суга салып җебетегез. Иртән ипиен сыгып алып, кош-кортка бирергә була. Суына бер кечкенә шешә йод салырга мөмкин. 1 л төнәтмәне 1 чиләк суга кушып, өстән сиптерергә була
Нет комментариев