Кыярны тукландыру
Тукландыру кич белән эсселек һәм якты кояш булмаганда яхшырак
КЫЯРНЫ ТУКЛАНДЫРУ
Мондый төр тукландыру кыяр чәчәк атканда, бәйләмнәр саргая, кибә башлаганда ярдәм итә. Бу ысул бик гады, җайлы һәм мәшәкатьсез.
НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
1. Башта 1 литр кайнар су аласы һәм анда 1 чәй кашыгы бор кислотасы салып эретәсе. Салкын суда бор кислотасы начар эри, шуңа күрә кайнар су кулланырга кирәк.
2. Аннары 10-12 марганцовка кристаллары өстисе. Сыекча алсу төстә булырга тиеш.
3. Яхшылап болгатасы.
4. Аннан соң 10 литрга кадәр чиста су өстисе.
5. Әзер сыеклыкны кыярлар тамырына дымлы җиргә сибәсе. Бер төп кыярга гадәттә 0,5 литр эремә сибәсе.
ТУКЛАНДЫРУ НӘРСӘСЕ БЕЛӘН ФАЙДАЛЫ:
1. Бор кислотасы кыярларга бәйләвечләрне яхшырак формалаштырырга булыша.
2. Бәйләвечләр азрак саргая һәм коела.
3. Үсемлек активрак чәчәк ата һәм уңышны күбрәк бирә.
4. Марганцовка өстәмә рәвештә тамыр яны зонасын зарарсызландырырга ярдәм итә.
КИҢӘШ:
1. Бор кислотасының дозасын арттырмагыз. Күбрәк – яхшырак дигән сүз түгел, артык бор кыярларга зыян китерергә мөмкин.
2. Дымлы җиргә генә су сибегез, гадәттәгечә су сипкәннән соң яки яңгырдан соң яхшырак.
3. Тукландыру кич белән эсселек һәм якты кояш булмаганда яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев