Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кырмыскадан ничек котылырга?

Исегездә тотыгыз!

Дарчин (корица). Аның исен кырмыскалар яратмый. Җиләк-җимеш агачларының кәүсәсе тирәли, кырмыскалыклар йөргән юлларга коры дарчин сипсәгез, качып бетәчәкләр.

Бор кислотасы. 15 г кислотаны азрак кайнар суга салып эретергә. Шуңа 2 аш кашыгы шикәр комы яки 5-6 аш кашыгы теләсә нинди җиләк-җимеш кайнатмасы өстәргә. Яссы тәлинкәгә салып, кырмыскалар күренгән урыннарга, теплицага куярга. Йомырка сарысына бор кислотасы кушып, шарчыклар әвәләргә була. Аларны кошлар һәм йорт хайваннары, балаларның буе җитмәслек урыннарга куярга мөмкин.

Химикатлар. Халык чаралары ярдәм итмәсә, химикатларга күчәргә була. Җәй башында алар да рөхсәт ителә. Бакчачылык кибетләрендә сайлау мөмкинлеге бар. Гадәттә, әлеге препаратлар ике актив матдәдән: диазинон («Гром-2», «Муравьед», «Муратокс», «Мурацид») һәм хлорпирифостан («Абсолют», «Делиция», «Bros», «Инта-Вир») тора. Ике компоненттан торган препаратлар да бара. Аларның бакчачыларга иң танышы — «Великий воин» геле.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев