Ни өчен кишер тармаклана һәм кәкерәя?
Җир каты булса, кишернең үзәк тамыры аска китә алмаганлыктан, ян-як тамырлары үсә башлый
- Артык салкын туфракка (5 градустан түбән температурада) чәчү. Мондый шартларда орлыкның үзәк яралгы тамырчыгы шытып чыга (киләчәктә ул кишергә әвереләчәк) һәм тирәнгә үскән саен (температура тагын да түбәнрәк урыннарда), ул үлә. Шуннан соң ян тамырлары үсә башлый, алар киләчәктә үзәк тамырны югалтуны компенсацияли: кишер тармакланып үсә.
Киңәш: кишер орлыкларын бераз соңрак җылы туфракка чәчегез.
- артык авыр туфракка чәчү. Еш кына авыр туфракларда үсемлекләрнең тамырларына кислород җитми, һәм аларның үсеш нокталары шул сәбәпле үләргә мөмкин. Моннан тыш, тамыр артык тыгыз структурага килеп терәлсә, булачак кишер кәкерәячәк.
Киңәш: туфрак артык тыгыз булса, көпшәкләндергечләр (перлит, ком, черегән компост) өстәгез.
- бик иртә йомшарту. Күпләр туфракны йомшартырга ярата. Бу чара чыннан да бик мөһим, әмма кишер очрагында аны бик иртә йомшартырга кирәкми. Йомшартканда кишернең яшь тамырларын җәрәхәтләргә мөмкин, соңыннан алар кәкре тамырчаны формалаштырачак.
Киңәш: кишерне бераз соңрак (июнь), үзәк тамыр тулысынча формалашып ныгыгач йомшартыгыз.
- сирәкләмәс өчен, кишерне куе чәчмәскә тырышыгыз. Сирәкләгәндә калганнарына зыян килсә, ул тармаклануына китерә.
Киңәш: кишерне сирәгрәк чәчегез.
Сүз уңаеннан, сирәкләгән вакытында кишер исе актив аерылып чыга, ул кишер чебенен җәлеп итә. Кишер чебеннәре булса да кишер тармакланып, кәкре үсә.
- туфрактагы (аерым алганда, тирестәге) яңа органик матдәләр еш кына кишернең тармаклануына китерә. Азотлы ашламалар үзәк тамыр үсешенә зыян китереп, ян тамырларның актив үсүен стимуллаштыра (нәтиҗәдә, кишергә хас үзәк тамыр системасы белән бергә чук тамыр системасы формалаша). Шул рәвешле кишер күп тапкырлар тармакланган, дөрес булмаган формада була.
Киңәш: күп микъдарда нитратлы ашламалар, бигрәк тә чи тирес кулланмаска кирәк.
- туфракта үсемлекләрнең тамыр системаларын кимерүче корткыч бөҗәкләр (проволочниклар, хрущ личинкалары һәм башкалар) тереклек итә.
Киңәш: туфракта аларның күпләп үрчүен булдырмас өчен, ел саен көздән казып калдырыгыз, шулай ук туфрак корткычларына (Метаризин һәм башкалар) каршы препаратлар кулланыгыз.
- җирнең каты булуы.
Кишернең үзәк тамыры аска китә алмаганлыктан, ян-як тамырлары үсә башлый. Суны еш өстән генә чылатып сибеп торсагыз, үзәк тамыр үлә яки бөгелеп үсә һәм ян-як тамырларга көчен биреп, кишер тармакланып үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев