Помидор үсентеләре нык булсын өчен аларны кисәргә кирәк?!
Бакчачыга

Помидор үсентеләре нык булсын өчен аларны кисәргә кирәк?!

Болай эшләгәндә помидорларның ботаклары ныгып, калынаеп китә

«Тәрәз төпләрендәге помидор үсентеләре озынайды. Теплицага, бигрәк тә ачык туфракка чыгарып утыртырга байтак вакыт бар әле» дип борчылучыларга райондашыбыз Резеда Низамовадан бер киңәш тәкъдим итәбез.

Озынайган помидор үсентеләрен өске яктан 15 сантиметр итеп кисеп алабыз да сулы банкаларга урнаштырабыз. Алар бер атнадан тамыр җибәрә, тамырлангач, кабат балчыкка, ә инде көннәр җылытса, теплицага яисә түтәлләргә утыртабыз. Болай эшләгәндә помидорларның ботаклары ныгып, калынаеп китә.

Бу ысул озак еллар сыналган, курыкмыйча файдалана аласыз.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


бакчачыга

Нет комментариев