Помидорга суны 5-6 көнгә бер генә, әмма күп итеп сибәргә кирәк!
Бакчачы Рәмзия Әхмадуллина помидор утырткан чакта нәрсәләр сибәсен өйрәтә.
Һәр төпкә бер уч (ярты стакан) көл,1/4 чиләк черемә салып чыгабыз.Су сибәбез. Шушы массага үсентене утыртып куябыз. Үсенте бик озынаеп киткән булса, кыйгачлап ( авыш итеп) яткырып күмәбез. Күмгәч тагын бераз җылымса су сибеп куябыз. Шушы сипкән су 4-5 көнгә җитә.
Гомумән, помидорга суны 5-6 көнгә бер генә, әмма күп итеп сибәргә кирәк!
Нет комментариев