Помидорларның яфраклары бөгәрләнә?
Фосфор җитмәгәндә яфракларның өлешләре эчкә табан бөтерелә
Помидорның яфраклары бөгәрләнүе еш кына аны дөрес карамаудан килеп чыга.
- Су җитмәү. Бер төпкә бер чиләккә кадәр. Еш һәм аз итеп түгел, күп итеп һәм сирәгрәк сипсәгез яхшырак.
- Эсселек. Яфраклар эсседән дә бөгәрләнә башлый. Помидорларны көндез турыдан-туры кояш нурларыннан каплагыз, ә кичен душ ясагыз – яфракларга су сиптерегез. Гадәттә, моны эшләргә киңәш итмиләр, чөнки дым аркасында гөмбәчек авырулары үсәргә мөмкин. Тик бу очракта – эсселектә дым тиз парга әйләнә.
-
Магний җитмәгәндә яфраклар өскә табан бөгелә, җепселләр арасы саргая. Магний сульфаты белән тамырдан тыш тукландыру таләп ителә.
-
Бакыр җитмәүнең яфраклар шиңә, трубкага бөтерелә, очлары ак төскә керә. Ә иң мөһиме, чәчәкләр коела. Ашыгыч рәвештә бакыр хелаты (1-2 грамм 10 литр су) белән тукландыру таләп ителә. Бакыр гөмбә һәм бактериаль авыруларга каршы торучанлыкны арттыра.
-
Фосфор җитмәгәндә яфракларның өлешләре эчкә табан бөтерелә. Фосфор дефицитын бетерүнең иң тиз ысулы-суперфосфат эретмәсе белән тамырдан тукландыру.
-
Әмма яфраклар бөтерелүенә бөтеркәчләнү дә сәбәпче булырга мөмкин. Бу вирус. дәвалануга бирелми. Авыру куакларны юк итү, зарарланмаганнарын марганцовка эретмәсе белән эшкәртергә. 10 көннән соң кабатларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев