Ноябрьдә розаларны үрчетү эшен башларга була
Розаларны үрчетү өчен көзен аларны кискәндә алынган чыбыкчаларны кулланалар. Тамырландыру өчен 8-10 см озынлыкта өлгереп җиткән (көрән төскә керә башлаган) чыбыкчалар алына, дип яза «Ирек мәйданы».
Чыбыкчаларның яфракларын бөтенләй өзәргә, очларын тамырландыру стимуляторына (мәсәлән, “Корневин”) манып алырга һәм авыш итеп 3 см күмдереп утыртырга. Су сибәргә һәм 5 литрлы пластик шешә белән каплап куярга. Сортын билгеләргә онытмагыз.
Язын да чыбыкчаларны шешәдән чыгарырга ашыкмагыз, әледән-әле капкачын ачып җилләтү җитә. Көннәр җылынгач, акрынлап капкачын ачалар, җәй уртасында гына шешәне алырга, августта теләгән урынга утыртырга була.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев