Ул орлыктан сорт яңарта алачаксыз.
Сарымсакның барлык укларын да сындырмагыз, «маяк» итеп 2-3 ен калдырырга кирәк. Сабагы тураеп, орлык кәрзине чатный башлау сарымсакны казырга вакыт икәнен күрсәтә.
Ул төпне казымыйча торырга, орлыгын өлгертергә була. Ул орлыктан сорт яңарта алачаксыз. Орлыкларны көзге сарымсак белән бер вакытта, аннан тыгызрак итеп утыртып калдырырга кирәк. Киләсе елга бер тырнаклы сарымсак үсә, тагын бер елдан ул тырнакларга аерылачак.
Әгәр мондый маяк калдырырга онытсагыз, сарымсакның аскы кыякларына карагыз. Аскы дүрт кыягы саргаю сарымсакның әзер икәнлеген сиздерә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев