Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Тәҗрибәм белән уртаклашам (фото)

Быел бакчада батат үстердек. Тәҗрибәм белән уртаклашып китәм.

Кибеттән сатып алынган бататны март аенда үретергә куйдым. Берәр айдан үсентеләре чыкты. Майга кадәр үсте, аннары кисеп, тамыр җәйсен дип суга утырттым. Июньнең салкыннары үткәч җиргә утыртылды, эксперемент буларак 10лап үсенте. Җәй буе үсте, артык тәрбия күрсәттем дип әйтә алмыйм, ара-тирә су гына сиптек. Вьюнок кебек таралып, бүлбеләре бәрәңге кебек җирдә үсә. Яфраклары йөрәксыман матур, кашпога төрле чәчәкләр белән дә утыртып композиция ясарга мөмкин. Сентябрьнең 18ләрендә казып алдым. Бәрәңге кебек кыздырырга, ашка салырга мөмкин. Безнең сортның (нинди икәне язылмаган иде) эче куе сары,тәме бәрәңге кабак кебек, бераз татлырак, тотрыклы, уалып китми. Төрләре бик күп. Икенче елга башка сортларны да үстерергә ният бар.

 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев