Теплицаны кышка әзерләп калдырабыз
Бакчачыга

Теплицаны кышка әзерләп калдырабыз

Көзге җылы көннәрдә бу эшләрне башкарып калыгыз.

Теплицаны кышка әзерләп калдырабыз.

— Яфрак калдыкларыннан чистартырга, помидор яки башка яшелчәләрне бәйләп торган җеп, таяк, терәгечләрне алырга.

— Су сибү системасын җыеп алып юарга, киптереп, язга кадәр сакларга куярга.

— Ярыклар герметик белән тутырырга, замазка сыларга, металлның күгәргән урыннарын буярга.

— Суүсемнәр, мүк белән капланган участокларны өч процентлы тимер купоросы эретмәсе белән эшкәртергә.

— Түтәлнең өске катлам туфрагын (5 см тирәсе) алырга һәм компост кертергә 91 кв метрга 5-8 кг).

— Туфракны сәламәтләндерү өчен кресс-салат чәчәргә.

Чыганак


Нет комментариев