Түтәлне көздән казыргамы?
Тәҗрибәле бакчачылар көзен җирне казып калдыруның уңай якларын билгели
Бакчада уңыш җыеп алганнан соң, җирне эшкәртергәме, әллә бу эшне язга калдырыргамы? Күпләр бу сорауга төгәл генә җавап табалмый.
Ә менә тәҗрибәле бакчачылар көзен җирне казып калдыруның уңай якларын билгели.
Бигрәк тә каты, авыр балчыклы җирнең структурасын җиңеләйтү, һава белән баету өчен әлеге эшне башкарырга кирәк, диләр. Өстәвенә, җирне казып әйләндергәндә, балчык астында кышлаучы корткычлар өскә калка һәм салкында туңып юкка чыга. Тик моның өчен тирән итеп казырга һәм җир кисәген вакламаска кирәк. Шулай иткәндә, кар тоту өчен уңай шартлар туа, ә кар күп булганда, җир яхшы итеп дым туплый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев