Виктория чәчәк атканда өстәмә тукландыру
Бакчачыга

Виктория чәчәк атканда өстәмә тукландыру

Чәчәк аткан вакытта азотлы ашламалар (тирес, мочевина) кулланмагыз – виктория яфракка котырачак, ә җиләкләре аз булачак

Виктория чәчәк атканда өстәмә тукландыруның бик яхшы варианты – бор кислотасы белән көл төнәтмәсе. Ул түбәндәгечә эшләнә:

* 1 литр агач көле (иләнгән)
* 10 литр җылы су
* 1 грамм бор кислотасы (даруханәдә сатыла)

Шушы өч элементны бергә болгатырга, 12-24 сәгать тотарга һәм сөзәргә. Һәр төпкә  0,5 литр сибәргә. Әлеге төнәтмәне сипкәнче викторияләргә су сибәргә онытмагыз.

Шулай ук җиләкләрне чүпрәле катнашма  белән тукландырырга була. (10 г коры чүпрә, 10 л су, 2 аш кашыгы  шикәр, 2 сәгать тотарга). Әлеге катнашманы сипкәнче түтәлләргә су сибү кирәк!

Чәчәк аткан вакытта азотлы ашламалар (тирес, мочевина) кулланмагыз – виктория яфракка котырачак, ә җиләкләре аз булачак.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев